Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • «Хәле бик авыр булса да: «Яшим әле», – диде. Булмады… »[гыйбрәт өчен]

    Бар җиһан яшеллеккә күмелгәнгә, тереклек уянганга сөенеп яшисе генә иде дә, әмма хәсрәт арты хәсрәт килеп, иңне баса, рәхәтләнеп, канатланып яшәргә ирек бирми. Әллә яман күзләр тиде, хатыннары өчен өзелеп яшәгән өч ир туганым, балаларын гаиләле итеп, аларның уңышларына сөенеп, оныклар сөеп яшәгәндә генә бер-бер артлы тол калдылар. Матур йортлар...

    Бар җиһан яшеллеккә күмелгәнгә, тереклек уянганга сөенеп яшисе генә иде дә, әмма хәсрәт арты хәсрәт килеп, иңне баса, рәхәтләнеп, канатланып яшәргә ирек бирми. Әллә яман күзләр тиде, хатыннары өчен өзелеп яшәгән өч ир туганым, балаларын гаиләле итеп, аларның уңышларына сөенеп, оныклар сөеп яшәгәндә генә бер-бер артлы тол калдылар. Матур йортлар җиткереп, шау чәчәкле бакчалар үстереп, ипле, тәмле итеп яшәп ятканда… //Татарстан яшьләре//

    Бер ел элек Галимҗан абыемның һинд хатын-кызлары кебек чибәр, абый исемен шулкадәр ягымлы, үзенә бер төрле итеп әйтә белүче, искиткеч уңган, тормыш йөген абый белән бергә тартучы Нәфисәбез, яман шеш белән чирләп, терелә алмыйча, мәңгелеккә күчте. 58 яшь кенә иде әле үзенә…

    Нәфисәбез үлгәнгә нәкъ бер ел узгач, Мөнир абыемның алмадай түгәрәк, нурлы йөзле, искиткеч юмарт, әти-әниебезне 20 ел кадерләп тәрбияләп, соңгы юлга озаткан, кунакчыл, гадел, ак күңелле хатыны - Фәридәбездә кисәк нәкъ шундый чир килеп чыкты. Табиблар: "Вакытында килгәнсез, йөз ел яшәр әле", - дигәннәр иде, әмма җиңгәбез бер ел да яши алмады. Чәчәк кебек хатынын терелтү өчен Мөнир абыем өйләрен сатып, алачыкта калырга да риза иде. Никадәр тырышып та, фәлән кадәр акчалар түгеп тә, кадерле туганыбызны хәзер котырып чәчәк атучы, халыкны кыручы яман чирдән йолып кала алмадык. Балалары, абыебыз, без - туганнар, хәсрәткә чумып калдык.

    Сырхауханәдә йөргән кешеләр белә инде, анда киткән акча, анда беткән нервылар… Абыем, балалары ни сораса шуны үтәп, газапларын күтәрешеп һәрвакыт янында тордылар, яшәү өметен сүндермәскә тырыштылар. Фәридәдә әнием сабырлыклары бар иде. Хәле бик авыр булса да, "үләм инде мин" димәде. "Яшим әле, җәйләргә аякка басармын, бакчада яшелчә үстерермен", - диде. Булмады… Аңа да 58 яшь иде.

    Соңгы көннәрен яшәгәндә, абыема: "Әлфинурның тавышын ишетәсем килә", - дигән, ике тапкыр чылтыратты. Тавышы колагымда әле дә яңгырый… "Җиңгиләремнең гомерен саклап калчы?" - дип, Ходайга елап-елап ялварсам да, тәкъдиргә язылганы үтәлде шул.

    Кайгы моның белән генә бетмәгән икән әле. Гаиләдәге иң олы туганыбыз, Рәшит абыемның шулай ук Нәфисә исемле хатыны минем кебек янгыннан саклау хезмәтендә озак еллар эшләп, пенсиягә чыккан иде. 20 ел полиартрит, кан басымы чирләреннән җәфаланды, сулышы кыса иде. Ирем белән РКБга барыр алдыннан, хәлләрен белеп китим әле дип, 15 апрель көнне шушы олы абыйларга бардым. "Нәфисә белән Фәридәне төштә күрдем, - диде Нәфисә апа. - Ап-ак ромашкалы болында йөриләр, башларына тәкыя үреп кигәннәр, монда шундый рәхәт, безнең янга кил диделәр". 16 апрельдә без Казанга киттек, ә 17 апрельдә шушы Нәфисә апабызның да үлде дигән хәбәре килде. 17 апрель - совет чорында Янгыннан саклаучылар көне иде һәм Нәфисә апа гомере буе бары шул көнне генә һөнәри бәйрәме дип санады. Кирәк бит, нәкъ шул көнне гомере өзелде. Фәридәбезнең кырыгы узган гына иде әле. Аңымны җуям дип торам… Йә, Алла, әллә нәселебезне кырау сукты инде!..

    Бер-беребез өчен өзелеп торган туганнар бит без! Арада көнләшү, күпсенү дигән нәрсәнең әсәре дә булмады.

    "Абый-энеләрнең хатыннарын да шулкадәр яратып буламыни?" - дип гаҗәпләнүчеләр табылыр. Була икән. Без биш туган. Дүрт абыемның хатыннары миңа үз апаларым кебек. Биш гаилә бергә укмашып, кайгыларны күтәрешеп, шатлыкларны уртаклашып, туганлык кадерен белеп, бер-беребезне санлап, саклап яшәдек, шулай яшибез. Балаларыбызның да туганлык җепләрен һичкайчан өзмәүләрен телибез, шуңа өйрәтәбез. Яман чир ябышкан туганнарыбызга акчалата да, рухи яктан да ярдәмләшеп тордык, хәлләрен ничекләр генә җиңеләйтергә соң дип өзгәләндек.

    Минем үз тормышым да җиңелләрдән түгел. Иремне яшәтү өчен инде 14 ел көрәшәм. Җитди чирләүче Нәфисәне, Фәридәне күреп, соңгы тапкыр кысып кочаклап, нурлы йөзләреннән үбеп калу өчен иремнең яраларын тизрәк төзәтим дип, өч ай көне-төне бәйләгән идем - бик нык тәрбиягә мохтаҗ авыруны кешегә озакка калдырып китеп булмый бит. Мин киленнәребезне күреп килгән арада иремне күршеләрем (зур рәхмәт аларга) карап торган иде…

    Ахирәткә дә яхшы кешеләр кирәктер шул. Якты җанлы, мәрхәмәтле туганнарыбыздан якты эзләр, җылы хисләр калды. Авыр туфраклары җиңел, рухлары шат булсын иде.

    Ә галимнәр яман чирдән дәва уйлап тапсыннар иде инде! Шушы чир япь-яшь гомерләрне өзмәсен иде!

    Әлфинур ГАЛИЕВА. Азнакай.

    tatar-today.ru фотосы

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: