«Хәле бик авыр булса да: «Яшим әле», – диде. Булмады… »[гыйбрәт өчен]
Бар җиһан яшеллеккә күмелгәнгә, тереклек уянганга сөенеп яшисе генә иде дә, әмма хәсрәт арты хәсрәт килеп, иңне баса, рәхәтләнеп, канатланып яшәргә ирек бирми. Әллә яман күзләр тиде, хатыннары өчен өзелеп яшәгән өч ир туганым, балаларын гаиләле итеп, аларның уңышларына сөенеп, оныклар сөеп яшәгәндә генә бер-бер артлы тол калдылар. Матур йортлар...