Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Дәвалаучы майларны беләсезме?

Кайбер үсемлек майлары аеруча файдалы.

Диетологлар фикеренчә, барлык үсемлек майлары арасында иң файдалысы – горчица мае. Бу майны көн саен 1әр аш кашыгы кулланырга киңәш итәләр. Хәтта хроник йөрәк чирләреннән интегүчеләрнең дә йөрәк эшчәнлеге нормальләшә, сәламәтлеге яхшыра икән. Май антисептик һәм бактерицид үзенчәлеккә ия. Ул 10 айга кадәр саклана ала.

Баш өянәге интектергәндә көненә 3 тапкыр ашаганда 1әр аш кашыгы кукуруз мае кабалар. Баш шаулаганда иртән ач карынга 1 аш кашыгы кукуруз мае, артыннан 1 стакан җылы минераль су эчәләр. Башта бераз күңел болганырга мөмкин, берничә көннән бу үтәчәк. Дәвалану курсы - 1 ай, елына 2-3 курс үтү файдалы.

Ә менә арыганда, хәлсезләнгәндә мондый катнашма ясап кулланырга киңәш итәләр. 1әр стакан эрбет (яки әстерхан) чикләвеге һәм карабодайны иттарткычтан чыгарырга. Шуңа 1 стакан бал кушарга. Көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан 1әр аш кашыгы кабарга. 1 ай буе шулай дәвалану нәтиҗәле.

Чыганак

Фолто: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев