Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Дисбе тарту дәвалый

Психологлар тынычлану өчен дисбе тартырга тәкъдим итә.

Мәсәлән, стресс вакытында, җепкә сәйлән бөртекләре тезеп, шуны уч төбеннән шудырырга кирәк. Чөнки бу урында нерв системасының эшчәнлеге өчен җавап бирүче нокталар урнашкан. Хәтта кулда шар әвәләү дә тынычланып фикер тупларга һәм киеренкелектән арынырга булыша.

Күнегүләр ясаганда дисбегә карарга ярамый. Кулның халәтенә игътибар бирергә кирәк. Дисбене ничек тарту әһәмияткә ия. Ул йөрәк тибешенә һәм сулышка йогынты ясый. Белеп тартканда, эчке органнарның эшчәнлеген яхшырта. Дисбе бармаклар өчен дә алыштыргысыз күнекмә чарасы булып санала. Ул артрит, артроз вакытында файдалы. 

Тәмәке тартуны ташларга теләгән кешеләргә дә дисбе тартырга тәкъдим итәләр. 

Компьютерда күп эшләгән кешеләргә, музыкантларга (бигрәк тә скрипкачыларга һәм пианистларга) кулдагы буын һәм мускулларны ныгыту, хәрәкәт активлыгын арттыру өчен дисбе тартудан тыш, дисбе ярдәмендә бармаклардан беләккә кадәр массаж ясарга киңәш ителә.

Хәтерне яхшыртырга теләгәндә, чит телдәге сүзләр яки шигырь ятларга һәм шул ук вакытта дисбе тартырга мөмкин. 

Баш авыртканда, дару эчкәнче, дисбе ярдә­мендә бармак очларына һәм сөягенә массаж ясыйлар. 

Томаулаганда дисбене бармак очлары белән тарталар.

Акчарлак

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X