Чирмешәндәге Кыш бабай резиденциясендә 1500 бала кунак булган
Белеп торыгыз

Чирмешәндәге Кыш бабай резиденциясендә 1500 бала кунак булган

Яңа ел каникулында районда 89 чара узган, аларда 16084 кеше катнашкан. Быел иң популяр урын Кыш бабай резиденциясе булгандыр.

- 15 көн эшләгән бу мәйданчыкта 1500 бала Кыш бабайга үзенең сәләтен күрсәтте һәм бүләкләр алды. Резиденция ачылган көнне биредә 500ләп чирмешәнле булырга өлгерде, - диде район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Иляева. - Башка көннәрдә дә 60-70 бала Кыш бабайга кунакка килде.

Бу Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан районнарында 6,5 меңнән артык чара узган, алар 800 меңнән артык кешене колачлаган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган “Яңа ел каникуллары чорында ТРда мәдәни һәм массакүләм чаралар үткәрү нәтиҗәләре турында” брифингта республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

Бәйрәмнәрнең имин үтүе дә мөһим. Кызганыч, Яңа ел каникулларында янгын очраклары да булган. Ялларның соңгы көнендә безнең районда да мондый күңелсез хәл теркәлде, шәхси йортта янгын чыгып 7 яшьлек баланың гомере өзелде.

 

 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев