Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә ике зур спорт объекты ремонтлана

“Чирмешән” физкультура-сәламәтләндерү комплексы бинасына төзүчеләр килгән, биредә демонтаж эшләре башлаганнар.

Спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Ольга Галеева әйтүенчә, биредә 85 миллион сумга капиталь ремонт башкарылачак.

-Эш күләме бик зур. 20 ел элек ачылган бина бер тапкыр да ремонтланмады. Монда барлык инженер челтәрләре, җиһазлар, торбалар яңартылачак, түбәне, стенадагы плитәләрне алмаштыру, бассейның чашасын яңарту да күздә тотыла, - диде Ольга Николаевна. – Бер саунадан хаммам ясарга планлаштыралар. Төзүчеләр ремонт эшләрен озакка сузмыйча, көзгә төгәлләргә дә уйлыйлар.

Якын арада “Юбилей” боз сараенда да, капиталь ремонт программасы кысаларында, үзгәртеп кору эшләрен башлыйлар. Әлеге объект ремонтына республика бюджетыннан 85 миллион сумга якын акча бирелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев