Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә бәйрәм көннәрендә дә суда йөзәргә, бозда шуарга да мөмкин

Алда безне дүрт көн ял көтә. Бәйрәмнәр  мәктәп укучыларының каникуллары белән дә туры килә. Ял көннәрен балалар белән бергә файдалы үткәрү өчен район үзәгендә кая барып була?

“Чирмешән” физкультура – савыктыру үзәгеннән хәбәр итүләренчә, алар бәйрәм көннәрендә ялсыз эшләячәкләр. Биредә бассейнда йөзәргә, тренажер залында да шөгыльләнергә мөмкин булачак.

“Юбилей” боз сараенда көзге каникуллар вакытында көн саен  яшь хоккейчыларның өйрәнүләре уза. Монда  3 ноябрьдә кичке сәгать җидедән, 4,5, 6 нчы ноябрь көннәрендә кичке сәгать алтыдан бозга чыгарга мөмкин. Сорулар булса 2-58-12

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре райондашларыбызны  2 ноябрьдә “Көзге бал”га чакыра. Ул кичке сәгать җидедә башлана.

Яшьләрнең ял итү үзәгендә дә бу көннәргә төрле чаралар планлаштырылган. 3 ноябрьдә яшьләрне дискотекага чакыралар. 5, 6 ноябрь көннәрендә үзәкнең кинозалында кинофильмнар күрсәтәчәкләр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев