Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә машина йөртүче берәү “сыра гына эчеп” юлга чыккан

Гыйнвар-октябрь айларында автоинспекторлар аек булмаган хәлдә машина белән идарә иткән 44 йөртүчене туктатканнар (былтыр да бу чорда 44 булган).

Шушы көннәрдә кичке мәлне ЮХИДИ инспекторлары район үзәгендә нәкъ ЮХИДИ бүлекчәсе бинасы каршында Чирмешәннән Югары Кармалкага кайтучы  “ВАЗ – 2110” автомашинасын туктаталар. Документларын тикшергән вакытта, аның йөртүчесеннән алкоголь исе килү беленә.

-Машина йөртүче медицина тикшеренүе үтүдән  баш тартты, әмма сыра эчүен таныды, - ди  районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин. – Хәзер бу якташыбызга  30 ар мең сум штраф һәм ел ярымга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев