Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында “социаль килешү” системасы үз эшеңне башларга ярдәм итә

2019 елда районда 41 кеше белән социаль контракт төзелгән, быел әлеге мөмкинлектән 12 кеше файдаланган.

Республикада чын - чынлап үз тормышын үзгәртергә омтылучы, мохтаҗ гражданнар өчен социаль контракт системасы гамәлгә керде.

-Контракт кысаларында якташларыбызны эшкә урнаштырырга, яңа һөнәр үзләштерергә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерергә, үзмәшгуль буларак теркәлеп үз эшләрен башларга да мөмкин, - ди социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина. - Элек кайбер райондашларыбыз материаль ярдәм алып, ул акчаны теләсә ничек файдаланалар иде. Социаль контракт төзегән кешегә дәүләт максатчан ярдәм күрсәтә, тормышын үзгәртергә ярдәм итә. Мәсәлән, районыбызның бер авылында яшәүче ханымның бер үзе дүрт бала үстерүе турында ишеткәч, аңа социаль контракт төзергә тәкъдим иттек. Аннан соң халыкны эш белән тәэмин итү  үзәге аша ул эшкә дә урнашты. Хәзер әлегә әни хезмәт хакы да һәм социаль яклау бүлеге ай саен 10 мең 85 сум акча ала.

Социаль контракт төзергә теләүчеләрне районның социаль яклау бүлегендә көтеп калалар. Белешмәләр өчен телефон: 8-(84396)-2-29-38.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев