Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында биотермик чокырлар таләпләргә туры килә

Район территориясендәге барлык 19 биотермик чокыр һәм 3 түләмә (себер ярасы) үләт базлары ветеринар-санитар таләпләргә туры килә

Район территориясендәге барлык 19 биотермик чокыр һәм 3 түләмә (себер ярасы) үләт базлары ветеринар-санитар таләпләргә туры килә.

Бу хакта район ветеринария берләшмәсе белгечләренең республиканың Министрлар Кабинеты дәүләт ветеринария Баш идарәсенең Әлмәт территориясе бүлеге инспекторлары белән берлектә язын һәм көзен биокалдыкларны утильләштерү объектлары торышын еллык тикшерү нәтиҗәләре сөйли.

-Быел “Щит” җәмгыяте хезмәткәрләре көче белән Керкәле һәм Казанкада биотермик чокырлар капиталь ремонтланды.

Чирмешәндә, Бәркәтәдә, Иске Кадида, Иске Котышта, Ульяновкада, Иске һәм Яңа Элмәледә, Мордва Афонькәсендә өлешчә ремонт ясалды, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы Виталий Ухливанов. -Әлеге объектларны ремонтлау һәм тәртиптә тоту өчен акча республика бюджетыннан бирелә. Шунысын әйтергә кирәк, авыл җирлекләре башлыклары биотермик чокырлар территориясен җыештыру, чүп үләннәрен чабу, койма һәм капкаларны ремонтлау буенча даими өмәләр үткәрәләр.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев