Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән мәктәпләре укучылары имтиханнарга әзерләнә

Чыгарылыш класс укучылары өчен  бердәм дәүләт имтиханнары быел   җитди үзгәрешләр кичермәячәк. Укучылар кайсы фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханнары бирүләрен төгәл ачыклап, 1 февральгә кадәр гариза язарга тиешләр.

Быел районда урта мәктәпне тәмамлаучы 113 укучы имтиханнарны төп этапта (27 майдан - 1 июльгә кадәр) һәм үткән еллардагы чыгарылыштан ике яшь кеше вакытыннан алдагы  этапта (20 марттан -  10 апрельгә кадәр) тапшырачаклар.

Бер укучы - химия һәм биологиядән, икенчесе инглиз теле һәм рус әдәбиятыннан вакытыннан алдагы этапта сынау биреп карарга булган.

Имтиханнар, елдагыча, Лашман урта мәктәбендә узачак. Имтихан кабул итү көннәре расписаниесе төгәл билгеле. Тәүге сынау - 27 майда. Бу көнне укучылар география һәм рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачак. 29 майда чыгарылыш класс укучылары математика фәненнән база һәм профиль дәрәҗәдә сыналачак, ә бу фәнне ике дәрәҗәдә дә тапшырырга теләүчеләр өчен 24 июнь -  резерв көне. 31 майда тарих һәм физика фәннәре буенча имтихан узачак. 3 июньдә барлык чыгарылыш класс укучылары рус теленнән сыналачак, 111 укучы - БДИ, физик мөмкинлекләре чикле ике укучы дәүләт чыгырылыш имтиханы тапшырачак. 5 июньдә -  инглиз теленнән (язма) һәм химиядән, 7,8 июньдә – инглиз теленнән (телдән), 10 июньдә – җәмгыять белеменнән, 13 июньдә биология һәм информатикадан имтихан тотучыларга да уңышлар телибез. 17-27 июнь - резерв көннәр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев