Чирмешән авыл җирлегенә яңа трактор кайткан
Белеп торыгыз

Чирмешән авыл җирлегенә яңа трактор кайткан

Әлеге көпчәкле “Беларусь” тракторын үзсалым акчаларына алганнар, бәясе – 1 миллион 465 сум.

 

-Бу техника бик кирәк иде, бигрәк тә кышын урамнар юлларын чистартырга, ә башка вакытта чүп үләннәрен чабарга, кирәк-яракка, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. –Аңа тагылма агрегатлар да кайтты. Әле тагын көрәген һәм арба да алабыз, аңа акчабыз бар.

Автор фотосы

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев