Чараларын күрсәк – дуңгызларны саклап калырбыз
Күп кенә төбәкләрдә терлекләр кырылуга сәбәпче куркыныч чир - африка чумасы тарала. Инфекциянең төп чыганаклары - чир йоктырган һәм үлгән дуңгызлар. Африка чумасының клиник билгеләре түбәндәгеләр: тән температурасының 41,5 - 42 градуска кадәр күтәрелүе, дуңгызларның аппетиты югалу, гел эчәселәре килү, борыннарыннан сыеклык агу, эч китү (кайчакта канлы), терлекнең үз-үзен тотышында...
Күп кенә төбәкләрдә терлекләр кырылуга сәбәпче куркыныч чир - африка чумасы тарала.
Инфекциянең төп чыганаклары - чир йоктырган һәм үлгән дуңгызлар. Африка чумасының клиник билгеләре түбәндәгеләр: тән температурасының 41,5 - 42 градуска кадәр күтәрелүе, дуңгызларның аппетиты югалу, гел эчәселәре килү, борыннарыннан сыеклык агу, эч китү (кайчакта канлы), терлекнең үз-үзен тотышында үзгәрешләр, малның тиресендә, колак тирәләрендә кан җыелып, кызгылт таплар барлыкка килү. Чир йоктырган дуңгызлар 7 -10 көннән үләләр.
Африка чумасы вирусы башка төр хайваннар һәм кешеләр өчен куркыныч түгел. Әлеге чирнең таралуына юл куймас өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм фермер хуҗалыкларына дуңгызларын башка терлекләр янына чыгармаска, абзарларда һәм сарайларда гына асрарга кирәк.
Терлек калдыкларыннан яисә азык-төлектән торган азыкны дуңгызларга пешермичә бирергә ярамый. Азыкның промышлен-ностьта җитештерелгәнен яки 80 градуска кадәр җиткерелеп пешерелгәнен генә файдаланырга ярый. Дуңгызларны һәм алар торучы биналарны 10 көнгә бер тапкыр канэчкеч бөҗәкләргә каршы препаратлар белән эшкәртү таләп ителә.
Суяр алдыннан дуңгызны җентекләп карарга кирәк, ветеринар - санитар экспертиза үткәрмичә итне сатарга ярамый. Ә бу эшне дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре башкарырга тиеш. Ветеринар документлары булмаганда тере дуңгызлар сатып алу, терлекләрне яисә продукцияне ветеринария хезмәте рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән кертү шулай ук катгый тыела.
Ветеринарлар үткәрүче төрле чаралардан, вакциналаудан (классик чумага, рожага каршы) дуңгызларны яшереп калдырырга ярамый.
Үле терлекләрнең түшкәләрен, аларның калдыкларын чүплекләргә, юл читләренә чыгарып ташлау, үлгән яки мәҗбүриләп суелган чирле дуңгызларның түшкәләрен эшкәртү тыела.
Истә тотыгыз, дуңгызларда африка чумасы таралуга юл куйган кешеләрне административ һәм җинаять җаваплылыгы көтә.
Чирләүнең барлык очраклары һәм дуңгызлар үлү турында тиз арада Чирмешән район дәүләт ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк.
Тел. 2-51-70; 2-51-20.
Таһир Гыйниятуллин,
район ветеринария берләшмәсе начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев