Чараларын күрсәк – дуңгызларны саклап калырбыз
Күп кенә төбәкләрдә терлекләр кырылуга сәбәпче куркыныч чир - африка чумасы тарала.
Инфекциянең төп чыганаклары - чир йоктырган һәм үлгән дуңгызлар. Африка чумасының клиник билгеләре түбәндәгеләр: тән температурасының 41,5 - 42 градуска кадәр күтәрелүе, дуңгызларның аппетиты югалу, гел эчәселәре килү, борыннарыннан сыеклык агу, эч китү (кайчакта канлы), терлекнең үз-үзен тотышында...