Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Быел Татарстанда ВИЧ-инфекцияле аналардан туган балаларның барысы да сәламәт булган

ВИЧлы анадан туган балага вирус йокмау очрагы соңгы бик күп елларда беренче тапкыр теркәлгән.

 Быел Татарстанда ВИЧ-инфекцияле әниләрдән туган балаларның барысы да сәламәт. Бу хакта «СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәге» баш табибы Нияз Галиуллин әйтте. 

Аның сүзләренчә, ВИЧлы аналардан вирус йоктырмыйча балалар туу соңгы бик күп елларда беренче тапкыр теркәлгән. «129 баланың берсендә дә ВИЧ ачыкланмаган. Ләкин әле ел тәмамланмаган, ел азагына кадәр шулай  булыр дип ышанабыз», — диде Нияз Галиуллин "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә.

Бүген Татарстанда ВИЧ диагнозы куелган 156 бала хисапта тора. «Алдагы елларда барлык яңа туган нарасыйларның 0,6-0,9 проценты ВИЧ белән туган балалар була иде», — диде баш табиб.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев