Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бурычка тоз алмагыз

Башкаларга биреп торган һәм кемнәндер алып торган көнкүреш әйберләре безнең тормышка йогынты ясый ала икән.

Бурычка тоз алып торган кешедән уңыш кача, авырулар, югалтулар килергә мөмкин.

Савыт-саба өйнең энергиясен үзенә туплый. Башка өйгә савыт-сабадан начар энергия күчә, аны биреп тә тормагыз, алмагыз да.

Кием үз хуҗасының шәхси характерын йөртә, тискәре энергиясен “йота”. Аны бары тик сезгә начарлык теләмәгән туганнарыгыздан, якыннарыгыздан гына алырга мөмкин. Чит кешедән кием алмагыз!

Башка кешенең бизәнгечләрен киеп торсагыз, аның проблемаларын үзегезгә аласыз, дигән сүз.

Башка өйдән алып торылган себерке сезгә финанс уңышсызлыклары алып киләчәк, сак булыгыз!

Чыганак

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев