Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бер бабай футбол чемпионатына Германиядән үзеннән дә картрак тракторга утырып килә

Иран җанатарлары иң шау-шулы гына түгел, иң үзенчәлекле кунаклар буларак та истә калачак әле. Социаль челтәрләрдә машина башына чатыр корып яшәүче иранлылар фотолары пәйда булды. Нәкъ Казан уртасында! Шул рәвешле спорт җанатарлары башкалада арендага фатир алып тору өчен кирәкле акчаны янда калдырган.

Яшерен-батырын түгел, дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда торакны арендага бирү бәяләре бермә-бер артты. Шәһәр үзәгендә бер бүлмәле фатирда яшәү өчен тәүлегенә 40 мең сумга кадәр акча түләргә туры килә. Казан читен­дәрәк мондый уңайлыклар тәүле­генә 3–5 мең сумга төшә. Чагыштырмача арзанлы хостелларда инде күптән буш урыннар юк. Шуңа күрә Иран җанатарлары мәсьәлә­дән чыгу җаен бик оста тапкан. Чемпионатка үз машиналары һәм үз “өй”ләре белән килгәннәр.

Чит ил җанатарлары арасында иң зур мөгез чыгаручы исә – Россиягә Германиядән тракторга утырып килгән 70 яшьлек алман туристы Хуберт Вирт. Ул футболны шулкадәр ярата икән, хәтта матч­ларга билеты булмаган килеш ерак юлга чыккан. Бабайның “тимер ат”ы үзеннән дә картрак. Трактор 1936 елда ук җитештерелгән. Хуберт Вирт үзе яшәгән кечкенә генә авылдан Мәскәүгә кадәр утыз көн дигәндә килеп җиткән. Ул сәгатенә егерме чакрым тизлек белән хәрәкәт иткән. “Россиягә барырга бер ел алдан әзерләнә башладым”, – ди җанатар. Йоклау, ашау һәм ял итү өчен, тракторга тәгәрмәчле мунча таккан. Юлдашы – Хексе кушаматлы эте дә бар. Мәскәүдән Хуберт Вирт Санкт-Пе­тербургка юл тотарга ниятли. Нева ярындагы шәһәрдә 14 июльдә өченче урын өчен матч узачак. Җа­натарның теләге – әнә шул уенга элә­гү. Аннан соң тракторлы сәяхәт­че паром белән Хельсинкига чыгарга, шуннан туп-туры Германия­гә юл тотарга җыена.

Бу көннәрдә һава юллары да бушап тормый. Дөнья чемпионаты башланганнан бирле һава транспорты ярдәмендә 12 мең 515 рейс башкарганнар, дип хәбәр итте журналистларга дөнья чемпиона­тының Мәскәүдә урнашкан матбугат үзәгендә видеоконференция рә­ве­шендә узган матбугат очрашуында Россия транспорт министры Евгений Дитрих. Чемпионат барышында дүрт миллион кеше самолетта очар, дип көтелә. Соңгы мәгълүматларга караганда, 100 мең­гә якын кеше поездда бушлай йөрергә өлгергән. Россия шәһәр­ләрен яхшылап белмәгән җанатар­лар белән юлда кызыклы хәлләр дә килеп чыккалый икән. Мәсәлән, Кытай кунаклары Вологдага барасы урынга Волгоградка килеп төш­кән. Аларны тиз арада тиешле урынга озатып куйганнар.

Эльвира Вәлиева, Ватаным Татарстан

tatar-today.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X