Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Авыз эче еш бозылса...

Стоматит — авыз куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсыну. Ул өлкәннәрдә, ешрак балаларда күзәтелә.

Стоматит тешләрне каты щетка белән чистартудан, уртны тешләүдән, казналык җәрәхәтләнүдән килеп чыгарга мөмкин. Төп сәбәпләре еш кына организмдагы проблемаларга да бәйле. Авыз эче бозылуга, беренче чиратта, иммунитет начарлану, шулай ук эчәклектәге авырулар, шикәр диабеты китерергә мөмкин. Аннары В12, цинк, фолий кислотасы, тимер җитмәү, бактерия, гөмбәчек, вируслы инфекцияләр дә еш стоматит килеп чыгуның сәбәпләре була ала.

Стоматит еш чыккан кешеләргә авыз куышлыгы гигиенасын үтәргә, теш щеткасын ешрак алыштырырга, кариесны вакытында дәвалап, протезларны чиста тотарга кирәк. Авыз эче бозылган чакта әче-тозлы, татлы, кайнар ризыктан, җиләк-җимеш, шоколад, кофедан баш тартырга кирәк.
Ромашка, тырнак гөле, шалфей төнәтмәләре, шулай ук фурацилин, чәй содасы эремәсе белән даими чайкаганда, бактерияләргә каршы мазьләр кулланганда, стоматит атна-ун көндә узарга тиеш. Әгәр хәл шуннан соң да җиңеләйми икән, мотлак табибка күренергә кирәк.

Источник

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X