Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Апрельдә кемнәр шатлыкка күмеләчәк?

Быелгы апрель бик юмарт икән, дуслар! Ул берьюлы йолдызнамәнең сигез билгесенә уңышлар вәгъдә итә! Кемнәр алар, бәхетлеләр, дисезме?

Кучкарлар финанс хәлләрен яхшыртачак. Акча китерүче эшләр кул астына кереп кенә торачак. Шулай да күңелегездә шик тудырган кешеләр белән килешүләр төземәгез, Кучкарлар, йолдызлар шулай куша. Сезнең өчен апрельдә уңайлы көннәр: 14, 18, 23. Бик уңайлы булмаган көннәр: 2, 28.

Үгезбозау эшендә зур уңышларга ирешәчәк. Билгеләнгән биеклекләр җиңел яуланачак. Авторитетыңны яхшыртыр вакыт җитте, Үгезбозау, мөмкинлекләрне кулыңнан ычкындырма. Уңайлы көннәр: 7, 13, 16. Бик уңайлы түгелләре: 23, 25.

Кысла юлындагы күптәнге киртәләрен, ниһаять, үтә алачак. Кирәкле ишекләр ачылачак. Язмыш биргән мөмкинлекләрдән файдалана гына бел, Кысла! Уңайлы көннәр: 3, 9, 14. Бик уңайлы булмаган көннәр: 10, 21.
Арыслан ялгыз булса, ай уртасы аңа шәхси тормышында уңыш китерәчәк. Язмышын очрату мөмкинлеге зур. Иң мөһиме — вакытны дөрес бүлә белергә. Ял итәргә вакыт табарга, эштә соңга кадәр утырмаска кирәк. Уңайлы көннәр: 4, 11, 15. Бик уңайлы булмаганнары: 8, 12.

Кызның тормыш юлында бик кирәкле кешеләр килеп чыгачак. Аларның киңәшләре үрләр яуларга, хаталардан сакланырга ярдәм итәр. Шуңа башкаларны да тыңларга өйрәнегез. Уңайлы көннәр: 5, 22, 24. Бик уңайлы түгелләре: 8, 13.

Бизмән күптәнге конфликтларын хәл итә алыр. Якыннарыгыз белән уртак тел таба алу җиңел булыр. Иң мөһиме — беренче адым ясый белегез. Уңайлы көннәр: 1, 4, 11. Уңайлы булмаганнары: 1,18.

Укчыга яңа башлангычлар өчен вакыт җитте. Куелган бурычларны җиңел үти алачаксыз. Көчегезгә генә ышаныгыз! Уңайлы көннәр: 6, 8, 17. Уңайлы түгелләре: 25, 29.

Сукояр барлык планнарын тормышка ашыра алыр. Интуициягезгә таяныгыз. Фикерегезне үзгәртергә теләүчеләргә бик ышанып бармагыз, үзегезгә ышаныгыз! Уңайлы көннәр: 10, 11, 28. Бик уңайлы булмаган көннәр: 14, 16.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев