Африка чумасы дәвалауга бирешми, әмма аны кисәтеп була
Африка чумасы күпләп үлемгә китерүче вируслы чир. Яшенә һәм токымына карамыйча, аның белән дуңгызлар чирли. Кызганыч, чуманы дәвалап булмый. Чирне китереп чыгаручы вирус физик һәм химик эшкәртүләргә бирешми, үлгән дуңгыз түшкәсендә - 10 атна, тирестә - 5 айдан да артык, сезонга карап, туфракта 4-5 айга кадәр саклана. Туң иттә һәм...
Африка чумасы күпләп үлемгә китерүче вируслы чир. Яшенә һәм токымына карамыйча, аның белән дуңгызлар чирли. Кызганыч, чуманы дәвалап булмый.
Чирне китереп чыгаручы вирус физик һәм химик эшкәртүләргә бирешми, үлгән дуңгыз түшкәсендә - 10 атна, тирестә - 5 айдан да артык, сезонга карап, туфракта 4-5 айга кадәр саклана. Туң иттә һәм ысланган колбасада да вирус 4 айга кадәр яши.
Африка чумасы зарарланган азык, тирес, үләксә, суйган малның ите, ит ризыклары, кан, шулай ук талпан аша да күчәргә мөмкин. Чирне йоктыруның беренче билгеләре күренү вакыты 2 тәүлектән 22 тәүлеккә кадәр дәвам итә. Авыру бик кискен булганда мал 1-3 көндә үк үләргә мөмкин. Чуманың клиник билгеләре түбәндәгеләр: тән температурасының 41-42 градуска кадәр күтәрелүе, дуңгызларның аппетиты югалу, гел эчәселәре килү, борыннарыннан сыеклык агу, эч китү, терлекнең үз-үзен тотышында үзгәрешләр, тиресендә кан җыелып, кызгылт таплар барлыкка килү. Чуманы дәвалап булмый, ул авыру малларның тулысынча үлеменә китерә.
Африка чумасының үтеп керүенә юл куймас өчен шәхси хуҗалыкларда һәм фермер хуҗалыкларында дуңгызларны ябык режимда асрарга кирәк. Дуңгызлар асраганда зоогигиена таләпләрен төгәл үтәргә, азык сатып алганда тикшереп алырга һәм ашату алдыннан термик эшкәртү үткәрергә киңәш итәбез. Дуңгызларны һәм алар асралучы биналарны канэчкеч бөҗәкләргә каршы препаратлар белән эшкәртү таләп ителә. Даими рәвештә дуңгызларга ветери- нар күзәтү үткәрергә, тиешле вакциналар ясарга кирәк.
Таһир Гыйниятуллин,
район ветеринария берләшмәсе начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев