3 июльгә һава торышы
Белеп торыгыз

3 июльгә һава торышы

Бүген, 3 июльдә, Татарстанда дымлы һәм тотрыксыз һава торышы сакланачак.

Республикада яңгырлар дәвам итәчәк. Кайбер урыннарда, Казанны да кертеп, яшенле яңгырлар булуы ихтимал.

Көнбатыш җиленең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк. Урыны белән аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр, ә яшенле яңгыр вакытында 15-18 метрга кадәр көчәячәк.

Салкынча төннән соң көндез һава температуры +17...+22 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +19...+21 градуска кадәр).

чыганак


Нет комментариев