Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

25 мең кешене тереләй күмгәннәр

Ни гаҗәп, алар үзләре шушы хакта үтенгән.

Көньяк Кореяда гадәти булмаган тенденция күзәтелә: анда кешеләрне тере килеш күмеп карау гадәти күренешкә әйләнеп бара икән.
Reuters мәгълүматлары буенча, соңгы 7 елда әлеге юнәлеш буенча шөгыльләнүче үзәккә, тереләй «күмүләрен» сорап, 25 мең кеше мөрәҗәгать иткән.
Әлеге кешеләр тулысынча үзләренең соңгы мәрәсимнәренең репетициясен ясап карарга булган. Моны алар иртәгәге көнгә ышаныч булдыру максатыннан эшли. Табутка кереп ятып, аның капкачын япканнан соң берничә тапкыр чүкеч белән каккалагач, «үлеп караучылар»ны 10 минут ябык табутта яткыралар.
Әлеге уенда катнашучыларга шушы 10 минут бөтен узган гомер юлларын, гөнаһларын, яхшысын, начарын искә алып, тәүбәгә килергә ярдәм итә икән. Әлеге үзәк җитәкчелеге әйтүенчә, бу уен бик зур психологик тәэсиргә ия һәм кешеләргә яңача яши башларга ярдәм итә.

Чыганак

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев