Сишәмбе, 12 майда, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана, дип хәбәр итте ТР Гидрометеорология үзәге. Урыны белән уртача яңгыр явачак, көндез аерым районнарда яшен булырга мөмкин.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлек белән исәчәк, урыны белән 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +6..+11 градуска кадәр күтәрелде. Көндез исә һава +19..+24 градуска кадәр җылыначак.
Казанда шулай ук аязучан болытлы һава торышы, бераз яңгыр, аерым районнарда яшен көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән секундына 15 метр тизлек белән исәчәк. Башкалабызда көндез максималь температура +22..+24 градус тәшкил итәчәк.
Нет комментариев