Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Югары Кәминкә мәдәният йортында фотобәйгедә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Югары Кәминкә мәдәният йорты Әниләр көненә карата игълан иткән "Әниемнең җылы кочагы" фотобәйгесендә Керкәледән Гөлчәчкә Мифтахованың һәм Кармыштан Алинә Гыймадиеваның фоторәсемнәре интернетта иң күп тавыш җыеп, авторларына җиңү китергәннәр. Бәйгегә барлыгы 12 фотосурәт килгән, алар "ВКонтакте"да , авыл мәдәният йортының төркемендә урнаштырылган, шунда тавыш та биреп булган. -Фоторәсемнәр бәйгесен беренче...

Югары Кәминкә мәдәният йорты Әниләр көненә карата игълан иткән "Әниемнең җылы кочагы" фотобәйгесендә Керкәледән Гөлчәчкә Мифтахованың һәм Кармыштан Алинә Гыймадиеваның фоторәсемнәре интернетта иң күп тавыш җыеп, авторларына җиңү китергәннәр.


Бәйгегә барлыгы 12 фотосурәт килгән, алар "ВКонтакте"да , авыл мәдәният йортының төркемендә урнаштырылган, шунда тавыш та биреп булган.

-Фоторәсемнәр бәйгесен беренче тапкыр гына үткәрмибез, -ди мәдәният йорты директоры Лилия Хөснуллина.- Аларда балалар да, өлкәннәр дә актив катнаша.

Бәйгегә Әниләр көненә багышланган концертта йомгак ясаганнар, җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырганнар.

Бәйрәм уңаеннан авыл китапханәсендә исә "Иң яхшы әни" дип исемләнгән конкурс уздырганнар, анда әниләр һәм балалар үзләрен төрле бәйгеләрдә сынаганнар. Ахырдан бергәләп чәй эчкәннәр.

Лилия Хөснуллина фотолары

Безнең сайтта укыгыз: http://"Ядкарь" ансамбле гастрольга чыккан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined