Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Түбән Чегодайдан Диләрә Хөснетдинованың Яңа ел теләге тормышка ашты

Район башлыгы Рамил Айбатов, “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында, Түбән Чегодай авылында яшәүче Диләрә Хөснетдиновага яңа ел бүләге ясады – ноутбук бүләк итте.

- Ноутбук сезгә озак хезмәт итсен, файдалы булсын. Шулай ук башка хыялларыгыз да тормышка ашсын, - дип теләкләрен ирештерде Рамил Тәлгат улы.

Бүләкне якташыбызның өенә барып тапшырдылар.

5 яшьлек Диләрә – физик мөмкинлекләре чикле бала. Ул, игезәге Динара белән, Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасына йөри. Олы абыйлары Арслан аграр техникумның өченче курсында автомеханик белгечлеген үзләштерә. Әниләре Светлана Хөснетдинова балаларны берүзе үстерә.

- Диләрә мультфильмнар карарга бик ярата, - ди Светлана Владимировна.– Элеккеге ноутбугыбыз ватылды, яраксыз хәлдә. Шуңа да без “Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия акциясенә яздык. Икенче ел рәттән. Былтыр Диләрәнең теләге үтәлмәде, ә быел тормышка ашты. Форсаттан файдаланып, район җитәкчесе Рамил Тәлгат улына, кызыма шундый кыйммәтле бүләк ясаганы өчен, зур рәхмәтемне җиткерәм.

Диләрә белән Динара шулай ук татлы бүләкләр дә кабул иттеләр.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X