Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Саратовта каштаннар чәчәк ата

Саратов урамнарына килеп керү белән вак кына, хуш исле алсу чәчәк аткан агачларга күз төште. Шәһәрдә - каштаннар, Ә Усть - Курдюм авылы бакчаларында бәрәңге чәчәк ата. Әйе, Саратов өлкәсенә яз-җәй иртәрәк килә. Шуңадырмы монда өлкә Сабан туен һәр елны июньнең беренче шимбәсендә үткәрәләр. 25 нче, юбилей Сабан туена безнең...

Саратов урамнарына килеп керү белән вак кына, хуш исле алсу чәчәк аткан агачларга күз төште. Шәһәрдә - каштаннар, Ә Усть - Курдюм авылы бакчаларында бәрәңге чәчәк ата.

Әйе, Саратов өлкәсенә яз-җәй иртәрәк килә. Шуңадырмы монда өлкә Сабан туен һәр елны июньнең беренче шимбәсендә үткәрәләр. 25 нче, юбилей Сабан туена безнең район делегациясе дә барды.
Делегация җитәкчесе, район башлыгы Наил Зарипов саратовлыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның Сабан туе уңаеннан тәбрикләү хатын укыды, вице - губернатор Денис Фадеевка, бәйрәмне оештыруга иң зур өлеш керткән шәхси эшмәкәр, Саратовтагы татар милли-мәдәни төбәк автономиясе рәисе Камил Аблязовка бүләкләр тапшырды.
-Без башка милләт халкының да милли бәйрәмнәрен шулай зурлап билгеләп үтәбез. Бүгенге мәйданда төрле милләт вәкилләре җыелган. Сабан туе - халыкларны берләштерүче бәйрәм,- диде котлау сүзендә Денис Фадеев.
Юбилей-бәйрәм булгач оештыручылар быел аеруча тырышканнар. Самолеттан Россия, Саратов өлкәсе һәм Сабантуй флаглары белән сикергән парашютчылар нәкъ мәйдан үзәгенә төштеләр.
-25 ел элек, беренче тапкыр Сабан туен үткәрергә ниятләгәч, татарлар арасында да бу эшнең килеп чыгуына ышанмаучылар күп булды, - дип искә алды узганнарны Усть-Курдюм авылының аксакалы Мөхтәсим Сөләйманов. - Оештырдык. Бик матур килеп чыкты. Ипподромда халык бик күп җыелган иде.
Сүз уңаеннан, авылның мәчетен Мөхтәсим бабай салдырган икән. Ул аның әнисе Әминәнең исемен йөртә икән.
-Безнең авыл исеме "Курдюм" - "күрдем" дигән татар сүзеннән килеп чыккан. Гомумән, бездә бик күп атамалар татар сүзеннән алынган бит. "Саратов" үзе дә Сары Тау сүзләреннән барлыкка килгән,- ди хөрмәтле бабай.
Сабантуй Саратов өлкәсендә урнашкан башка татар авылларында да үтә икән. Ә монда 15 татар авылы исәпләнә. Татарлар, халык саны буенча, руслардан һәм казахлардан гына калыша, 60 меңнән артык. Дергач районында гына да биш татар авылы бар. Ун авылда татар мәктәпләре эшли. Саратовның үзендә дә татар гимназиясе бар икән. Дөрес, укыту, нигездә, рус телендә бара, әмма туган телгә игътибар зур. Гимназия янәшәсендә генә татар балалар бакчасы эшли. Шәһәрдә дүрт мәчеттә бабайлар намаз укый.
Саратовта татар яшьләрен "Сарытау" оешмасы берләштерә. Алар яшьләр өчен төрле спорт, мәдәни чаралар оештыралар. Бүгенге Сабантуйда да алар актив катнашалар. Кунакларны каршы алалар, бәйрәм барышын күзәтәләр, уеннар оештыралар. Дөрес, монда бездәге кебек уеннар күп түгел. Бер урында капчык тотып сугыштылар, колгага да менәргә тырыштылар, кул көрәштерделәр.
Милли көрәш барган мәйданчык тирәсенә халык шактый күп җыелды. Безнең район данын Илзәр Зарипов яклады. Беренче көрәштә җиңсә дә, спорт мастерларына каршы тора алмады. Абсолют батырга, Руслан Сәләмовка төсле телевизор һәм тәкә бүләк иттеләр.
Шулай да күпчелек бирегә концерт карарга килә бугай. Саратовның үз артистлары да чыгыш ясады, Башкортостан филармониясеннән дә килгәннәр. Энгельс, Маркс шәһәрләренең үзешчәннәрен дә тыңладык. Районыбызның яшь җырчылары һәм биючеләре, "Чирмешән энҗеләре" коллективы чыгышларын да тамашачылар бик җылы кабул иттеләр, кат-кат сәхнәгә чакырдылар.
-Без монда ел да киләбез,- диләр Энгельс шәһәреннән Зәкия апа Локманова һәм Зәйтүнә апа Курмаева. - Бик күңелле үтә. Рәхәтләнеп татар җырларын тыңлыйбыз, туганнарны, якыннарны, дусларны күреп сөйләшәбез.
Кемдер күңел ачса, башкалар сәүдә рәтләрен карап йөри. Алар күп түгел. Нигездә, милли киемнәр һәм ризыклар, уенчыклар саталар. Шунда ук шашлык кыздыралар, пылау пешерәләр. Спиртлы эчемлекләр сатылмый, шулай да тәртип саклаучылар, полиция хезмәткәрләре күп.
Аш-су дигәннән, безнең үзәк ашханә әзерләгән ризыкларны да мактап-мактап ашадылар.
"Күтәмә -АГРО" хуҗалыгы бизәгән татар өйчеге янәшәсендә күпләр истәлеккә фотога төште. Аягыбыз җиңел булды. Кояшлы эссе көнне Сабантуй тәмамланганда гына, каяндыр кечкенә генә болыт килеп чыкты да, яңгыр явып китте. "Татарстанлылар безгә яңгыр алып килде", дип сөенеште халык.
Саратов Сабан туеннан фоторепортаж "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан