Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Әмирдән Фатыйма апа комбайнда да эшләгән

Әмир авылында туып үскән, шунда тормышка чыгып биш бала тәрбияләп үстергән, бүген Чирмешәндәге улы Солтан, килене Рәшидә тәрбиясендә яшәүче Фатыйма әби Галимовага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. -Шул гомер яшәрмен дип уйламаган идем, - ди юбиляр.- Яшүсмер чагымда урманга утын кисәргә алып киттеләр. Шунда бер көнне өстемә агач ауды. "Бу...

Әмир авылында туып үскән, шунда тормышка чыгып биш бала тәрбияләп үстергән, бүген Чирмешәндәге улы Солтан, килене Рәшидә тәрбиясендә яшәүче Фатыйма әби Галимовага шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

-Шул гомер яшәрмен дип уйламаган идем, - ди юбиляр.- Яшүсмер чагымда урманга утын кисәргә алып киттеләр. Шунда бер көнне өстемә агач ауды. "Бу үлгән," дип, авыл мулласы Ясин чыккан. Ә мин шунда ук аңга килгәнмен. Менә бит гомерең бетмәгәч...
Бу хәлләр турында Фатыйма әби елмаеп кына сөйли. Гомумән, шул яшькә җитеп, ул күңел күтәренкелеген саклап кала алган. Сүз саен "Аллага шөкер!" дип кенә тора. Югыйсә авырлыкларны да күп күргән. Урманнан имән яфрагы җыеп кайтып, аш пешергәннәре, алабутадан ипи салганнары турында да искә алды ул.
-Балаларга ачлык күрергә язмасын. Сугышлар булмасын, - дип тә теләде әби.
Аның ире - сугыш ветераны Рәүф абый үз вакытында районда данлыклы комбайнчы иде. Ә аның ярдәмчесе булып озак еллар Фатыйма апа үзе йөргән.
-Без бит гаиләбез белән комбайнчылар. Әтисе дә, үзем дә, дүрт малай да комбайнда эшләдек,- ди Фатыйма Идиятулла кызы.
-Безнең әни бик уңган кеше. Чисталык ярата. Намазны да калдырмый. Аның дисбесе гел кулында,- ди килене Рәшидә. - Ә менә усаллыгы җитеп бетмәде. Ул гомере буе умарта асрады. Мине дә өйрәт әле дидем, юк, өйрәтмәде. Аш-суга да бик уңган иде.
Фатыйма апаны олуг юбилее белән район башлыгы Наил Зарипов та котларга килде. Ул әбигә Россия Президентының котлау хатын ирештерде, бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Амирово Юбилейлар