Минсәгыйть Шакиров туган авылы мәктәбе укучыларына күчтәнәчләр җибәргән
Бәйрәмнәр

Минсәгыйть Шакиров туган авылы мәктәбе укучыларына күчтәнәчләр җибәргән

Районның элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров Лашман мәктәбендә укучы барлык 156 балага да Яңа ел күчтәнәчләре – тәм-томлы пакетлар бүләк итте.

-Аларны балаларга Кыш бабай белән Кар кызы таратып чыкты. Инде ничә еллар укучыларны шулай сөендерүче  юмарт авылдашыбызга бик зур рәхмәт, - ди Лашман урта мәктәбе директоры Наил Нуретдинов.

 

фото: Наил Нуретдинов

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев