Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Кармыштагы Авыл көнендә 400ләп кеше бушлай пылау белән сыйланды

Кармышлылар Авыл көнен яңа урында үткәрделәр. Мәктәп янындагы элеккеге мәйдан (монысы сөенечле) кунакларны сыйдырмый башлаган.

Быел да бәйрәмдә кеше күп иде, чит авыллардан килүчеләр шактый, терәлеп торган чуваш күршеләре – кайбер әккәрәйлеләр дә татар бәйрәменнән читтә калмады.

- Яңа мәйданны көйләүдә авыл яшьләре биек нык тырышты, рәхмәт аларга. Бәйрәмдә Сабан туеның барлык традицион уеннарын уйнатырга тырыштык. Казаннан махсус чакыртып кайтарылган аш-су остасы  пылау пешерде, 400ләп кеше бушлай шул ризык белән сыйланды, - ди Кармыш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рәмилә Гатина.

Кармыштагы Авыл көнендә атлар да узыштырдылар, анда 10 чабышкы катнашты. Көрәштә баш батырга дигән тәкәне исә Түбән Камада яшәүче авылдашлары Динар Гатиятов җилкәсенә салдылар, ә Булат Шәйхуллов (Түбән Кама шәһәре) - икенче, Разыйф Гыйрфанов (Түбән Кәминкә) өченче урынга ия. Бәйрәмдә Казаннан килгән җырчылар, пародия осталары да чыгыш ясады. Кичке бәйрәм дискотека һәм салют белән тәмамланды.   

Рәмилә Гатина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев