Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә үткән Яшьләр көнендә активистларны да бүләкләделәр

Яшьләр хәрәкәте җәмәгать эше активистлары, уңган-булган егетләр һәм кызлар, белгечләр бу чарадан да төрле дәрәҗәдәге грамоталар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнеп киттеләр.

Кайбер яшьләргә бүләкләрне муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов тапшырды. Ул бәйрәм уңаеннан котлаулар да ирештерде.

- Мондый чарада грамота белән бүләкләүләре бик кызык булды, - ди район үзәк больницасында инде 11 ел хезмәт куючы шәфкать туташы, районда яшьләр сәясәте процессын тормышка ашыруда актив катнашучы Гөлнәзирә Сидорова.

Чирмешәндәге Яшьләр мәйданчыгында егетләр һәм кызлар гына түгел, олыраклар да күп иде. Төрле мәйданчыкларда уеннар, бәйгеләр оештырдылар, аттракционга дәштеләр. Читтән килгән сәхнә осталары – алып баручылар, бәйрәмне дәртле җыр, нәфис сүз белән бизәделәр, аларга биючеләр дә кушылды.

Бүгенге кичтә дистәдән артык якташыбызга балигълык яшен, Россия гражданы булуларын раслаучы төп документ – паспорт та тапшырдылар. Сәхнәгә чакырып, тантаналы шартларда.

Бәйрәм салют аттырып тәмамланды.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев