Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә иң матур бизәлгән чәчәк мәйданчыкларын билгеләделәр

Республика көне уңаеннан Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркта узган чәчәк фестивалендә бәркәтәлеләргә тиңнәр булмады.

- Авыл халкы иртә тора, гел аяк өстендә, тормыш мәшәкатьләре, мал-туар карап, бакчада эшләп көнен үткәрә. Шуңа без үзебезнең көндәлек тормышыбызны күрсәтергә булдык, - ди Бәркәтә авылы китапханәчесе Әлфия Сөләйманова. – “Ямьле авыл иртәсе” дип аталган мәйданчыгыбыз туган якка, туган җиргә, халкыбызга булган мәхәббәтне тасвирлый.

Алар беренче дәрәҗә Диплом һәм акчалата сертификат белән бүләкләнделәр.

Ивашкино авыл җирлеге дә тырышып әзерләнгән. Алар чувашча, русча, хәтта татарча җырлар да башкарып, икенче урынга лаек булдылар. Район үзәк китапханәсе коллективы – өченче урында.

Гомумән, һәрбер авыл җирлеге үз мәйданчыгын матур итеп бизәгән, мул итеп чәй табыннары да көйләгәннәр.

Балалар өчен оештырылган мәйданчыкта “Күңелле ЭТНОавтобус” эшләде. Малайлар һәм кызлар төркемнәргә бүленеп, милли “тукталышлар” (татар, чуваш, мордва, рус) буенча йөрделәр. Аларның һәрберсендә алар өчен мавыктыргыч уеннар, бәйгеләр, милли рухтагы викториналар үткәрелде. Чарага килгән сабыйлар җырладылар, биеделәр, үзара танышып аралаштылар.

Бәйрәмдә, үз территорияләрен матурлап, чисталыкка һәм яшеллеккә күмеп, бизәп тоткан кайбер оешмалар һәм шәхси хуҗалыклар бүләкләнде. Шулай ук район үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән кайбер якташларыбыз, яшь спортчыларыбыз да хөрмәтләнде.

Җыелган халык районыбыз үзешчәннәренең һәм Казаннан килгән артистларның чыгышларын рәхәтләнеп тыңлады.

- Бәйрәм бик күңелле. Туган ягыма әти-әниләргә кунакка кайтып шундый чарага эләгүемә бик шатмын. Күптән күрешмәгән дусларны, сыйныфташларны очраттым, - диде Түбән Камада яшәүче Альбина Галиева. – Монда балалар да, өлкәннәр дә ял итә.

Сөйләшеп, аралашып утырырга теләге булганнарга ачык һавада кафелар да эшләде. Чара бәйрәм салюты һәм дискотека белән дәвам итте.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев