Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләргә саулык, бәхет телибез

XXI гасырның тагын бер елы артта калып бара. 2015 елны - Кәҗә елын каршыларга җыенабыз. Һәрберебез киләсе елга ниндидер өметләр баглый. Агымдагы ел газета укучыларыбыз күңелендә ничек истә калган, киләсе елга теләкләре нинди? Сорашуыбыз шул хакта. Алсу Зөфәрова (Кармыш): - Үтеп баручы ел минем өчен бик истәлекле булды - яраткан...

XXI гасырның тагын бер елы артта калып бара. 2015 елны - Кәҗә елын каршыларга җыенабыз. Һәрберебез киләсе елга ниндидер өметләр баглый. Агымдагы ел газета укучыларыбыз күңелендә ничек истә калган, киләсе елга теләкләре нинди? Сорашуыбыз шул хакта.

Алсу Зөфәрова (Кармыш): - Үтеп баручы ел минем өчен бик истәлекле булды - яраткан кешемә кияүгә чыктым, бик әйбәт гаиләгә килен булып төштем. Киләсе ел бары шатлыклар гына алып килсен, яңа гаиләләр барлыкка килсен, мәхәббәтле гаиләләрдә бәхетле сабыйлар тусын, әти-әниләр, якыннарыбыз сау-сәламәт булсын. Минем кебек эшсезләр эш тапсын. Эшле булу - үзе бәхет.
Валентина Маркелова (Кече Чегодай):- 2014 ел безнең гаилә өчен начар узды дип әйтә алмыйм, ә киләсе ел тагын да яхшырак һәм уңышлырак булсын. Илләребезгә тынычлык, бөтен кешеләргә дә изгелек, бәхет телим. Балаларыбыз бәхетле, имин яшәсен.
Нәсимә Сөнгатуллина (Лашман): - Үтеп баручы елда больница юлларын еш таптарга туры килде. Авырулар, чирләр 2014 елда калып, яңа елга сау-сәламәт аяк басарга язсын. Гаиләләребездә иминлек, балаларыбыз исән-сау булсын. Эшсезләргә Ходай хәерле эшләр насыйп итсен.
Мөслимә Сәлманова (Югары Чегодай): - 2014 ел безгә күңелсезлекләр дә алып килде - апабыз чирләп китте. Бәрәкәтле еллар килсен, кайгы-хәсрәтләр үткән елда калсын иде. Барлык гаиләләргә иминлек, бәхет телим.
Галина Охлопкова (Түбән Кармалка): - Бөтен җир шарында тынычлык, күкләребез аяз булсын. Баларыбызга исәнлек, иминлек телим. Киләсе ел бары уңышлар гына алып килсен.
Разыя Мөхәммәтҗанова (Чумачка): - Аллага шөкер, ил-көннәребез тыныч, пенсияне биреп торалар, җитеш яшибез, Ходай саулыктан гына аермасын. Киләчәктә дә дөньялар тыныч булсын. Язга бер оныгым армиягә китәргә тиеш. Балалар исән-сау хезмәт итеп кайтсыннар, парлылар бәхетле, тигез яшәсеннәр, ялгызлар тиң парларын тапсын.
Елизавета Жирухина (Шешминка): - Иң элек илләрдә тынычлык булсын. Украинадагы хәлләрне телевизордан күреп, ишетеп торабыз. Җитәкчеләребез сабырлык, тыныч юл белән чишсеннәр иде бу низагны. Бөтен халыкка да исәнлек, бәхет телим, кайгы - хәсрәт күрергә язмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Кыш бабай Яна ел