Реклама
Яңа ел бәйрәмнәре - ял көннәре быел шактый озакка сузылачак. Яңа ел каникуллары вакытында районда төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Әйтик, 4 январьда ветераннар өчен Чыршы бәйрәме булачак. 8 январь көнне район мәдәният йортында "Раштуа чыршысында бәйрәмдә" концерты тәкъдим ителә. Программада - район мәдәният йорты һәм авыл мәдәният йортлары артистлары чыгышы....
Яңа ел бәйрәмнәре - ял көннәре быел шактый озакка сузылачак. Яңа ел каникуллары вакытында районда төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.
Әйтик, 4 январьда ветераннар өчен Чыршы бәйрәме булачак. 8 январь көнне район мәдәният йортында "Раштуа чыршысында бәйрәмдә" концерты тәкъдим ителә. Программада - район мәдәният йорты һәм авыл мәдәният йортлары артистлары чыгышы.
Бу көннәрдә район мәдәният йортында кинофильмнар күрсәтү һәм дискотекалар үткәрү күздә тотыла.
Бәйрәм көннәрендә "Юбилейный" Боз сарае һәм физкультура- сәламәтләндерү комплексы да эшләячәк. Биредә төрле спорт ярышлары үтәчәк. Мәсәлән, 5 январьда боз сараенда "Шугалакта очрашу" дигән чара, 9 январьда физкультура - сәламәтләндерү комплексы залында яшьләр арасында волейбол буенча ярышлар оештырыла.
Бу көннәрдә район үзәгендәге планетарий да көн саен диярлек эшләячәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз