Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Пасха концерты була

Православие динен тотучылар үзләренең зур бәйрәмнәрен - Пасха көнен билгеләп үтәләр. Пасха бәйрәме язгы көн-төн тигезләнүгә, һавадагы айның торышына карап, һәр елны төрлечә - 4 апрельдән 8 май араларындагы атна көнгә туры килә. Әлеге бәйрәм Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне буларак билгеләнә. Пасха, безнең күңелләребездә тынычлык, иминлек һәм гаделлекнең...

Православие динен тотучылар үзләренең зур бәйрәмнәрен - Пасха көнен билгеләп үтәләр.

Пасха бәйрәме язгы көн-төн тигезләнүгә, һавадагы айның торышына карап, һәр елны төрлечә - 4 апрельдән 8 май араларындагы атна көнгә туры килә. Әлеге бәйрәм Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне буларак билгеләнә. Пасха, безнең күңелләребездә тынычлык, иминлек һәм гаделлекнең тантана итәчәгенә өмет - ышаныч тудырып, якыннарыбызга, бер-беребезгә карата ярату һәм ихтирам тойгыларын гәүдәләндерә. Ул бездә намус белән яшәү, игелекле булу, мохтаҗларга ярдәм итү кебек изге теләкләр уята.
19 апрельдә 12 сәгатьтә район мәдәният йортында Пасха концерты булачак. Район халкын һәм кайтучы кунакларны чакырабыз. Керү ирекле.
Чирмешән районы благочинные,
рухани Александр Филимонов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Пасха хөрмәтенә бәйрәм