Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Кышны озаттык

Узган шимбә көнне район үзәгендә, Яшьләр мәйданчыгында, Май чабу - Кыш озату бәйрәмен гөр китереп уздырдылар. Хәзер Май чабуны без дә зурлап бәйрәм итәбез. Җыр-моңга күмелгән мәйданда күңел ачучылар кайнар чәй, коймак, шашлыктан да авыз иттеләр. Чәйне шунда ук, дистәләгән самавырда кайнаттылар. Авыл җирлекләре һәм Чирмешән мәктәпләре бәйрәмгә сый-нигъмәтләрне мулдан...

Узган шимбә көнне район үзәгендә, Яшьләр мәйданчыгында, Май чабу - Кыш озату бәйрәмен гөр китереп уздырдылар.
Хәзер Май чабуны без дә зурлап бәйрәм итәбез.

Җыр-моңга күмелгән мәйданда күңел ачучылар кайнар чәй, коймак, шашлыктан да авыз иттеләр. Чәйне шунда ук, дистәләгән самавырда кайнаттылар. Авыл җирлекләре һәм Чирмешән мәктәпләре бәйрәмгә сый-нигъмәтләрне мулдан әзерләгәннәр, кул эшләнмәләреннән күргәзмәләр оештырганнар. Ахырдан җиңүчеләр дә билгеләнде. 2нче Чирмешән мәктәбе беренче урынны яулады, Мордва Афонькәсе һәм Ульяновка авыл җирлекләре икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Май чабу - Масленицаның төп сыен - коймакны һәр кеше диярлек татып карагандыр.
Музыка тавышы, җыр-бию - түгәрәк уеннар, бәйгеләр - барысы да булды.
Авыллардан килгән фольклор ансамбльләренең чыгышлары да тамашачылар күңеленә хуш килде.
Бу бәйрәмнән соң, православие динендәгеләрнең посты башланды. Ул 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Бу чараны, мөгаен, аеруча балалар көтеп алгандыр. Чөнки бәйгеләрдә, ярышларда катнашучыларга призлар тараттылар, сабыйлар ат чанасына да утырып йөрделәр.
Май чабу бәйрәме моның белән төгәлләнмәде. Район үзәгендәге күл тирәсендә чаңгы узышлары үтте. Бу көнне дә чаңгыларда йөзгә якын кеше көч сынашты:
18-29 яшьлекләр арасында беренчелекне Илназ Зөфәров (Лашман) һәм Динара Хөснуллина (Иске Үтәмеш) яуладылар.
30-39 яшьлекләр арасында Петр Учайкинга (Иске Котыш) һәм Марина Журавлевага (район үзәк больницасы) тиңнәр булмады, алар беренче килделәр.
40-49 яшьлекләр арасында Илдар Вәлиуллинны (Иске Үтәмеш) һәм Ирина Парамонованы (Түбән Кармалка) башкалар уза алмады.
50 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Хәким Мәссаров (кадет мәктәп - интернаты) һәм Мәдинә Ваһапова ("Ландыш" балалар бакчасы) беренчелекне беркемгә дә бирмәделәр.
Автор фотолары. Чарадан фоторепортаж белән "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә танышырга мөмкин. http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/158---2014.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Масленица

2
X