Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә диңгезчеләр очрашты

Су асты көймәсендә өч айга җитәрлек запас – барысы да консервланган.

Һавадан яңа сауган сөт һәм йод исе килә. Бу үзенчәлекле исне бөтен кеше дә тоймый, аны бары тик су асты көймәсе диңгезчеләре генә сизә.

-Беренче тапкыр автоном йөзүдән кайтканнан соң, су өстенә чыккач шундый ис тойдым, ничектер башлар әйләнеп киткән төсле булды, - дип сөйләде Самат Хәйруллин туган як тарихы музеенда су асты көймәсе диңгезчесе көне уңаеннан оештырылгын очрашуда.

Ул очрашуга килгән диңгезче якташларыбызның иң яше. Хәзер инде су асты көймәсенә хезмәткә срочный хезмәттәге егетләрне алмыйлар икән.

-Мин өч ел диңгездә булдым, дөнья күреп, диңгезләр, океаннар кичеп кайттым. Хәрби-диңгез флотына сәламәтлекләре буенча А1 категориясендәге, ягъни табиблар аларның сәламәтлекләренә бәйле проблемалары тапмаган егетләр генә алына, - ди Самат Нуриәхмәт улы. – Диңгез флотына эләксәң – шатлан, ә инде бу гаскәрләргә сине алмасалар кайгырма, дигән гыйбарә дә бар.

Кунакларның сөйләгәннәрен тыңлап торганнан соң, дөрестән дә бик сәләмәт булырга кирәк икән дигән фикер туды. Озынлыгы  100 метрлан артык, биеклеге биш катлы йорт хәтле булган су асты көймәсендә күк йөзен, кояшны күрмичә өчәр ай автоном йөзүдә булалар.

Очрашуга килгән иң олы су асты диңгезчесенә 79 яшь. Әккәрәйдән Анатолий Сипатров алты ел хезмәт иткән.

-Хезмәт вакытында экипаж бер гаилә кебек яши, шулкадәр дуслашып бетәсең, - ди Анатолий Иванович. – Яшьлек белән бернинди курку хисе дә кичермисең. Автоном йөзүгә киткәндә  зур запас белән чыгып китә идек. Ашату бик яхшы, ризыклар барысы да консервланган, хәтта ипи дә.

Ивашкинодан Сергей Кудряшов, Чирмешәннән Анатолий Аброськин һәм Габделәхәт Ганиев та хезмәт иткән вакыттагы истәлекләре белән уртаклаштылар, укучыларга, су асты көймәсе макеты ярдәмендә аның төзелеше турында да сөйләделәр. Чирмешән лицее укучылары морякларның формалары белән таныштылар, хәтта аларны киеп карадылар, истәлеккә фотога төштеләр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев