Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районындагы нефть объектлары сак хезмәткәрләре контролендә

“Витязь” шәхси сак предриятиесе җәмгыяте райондагы 66 кешене эшле иткән. Шуларның 17се хатын-кызлар.

-Смена саен дүрт экипаж, барлыгы 8 кеше безнең карамактагы нефть объектларының торышын тикшерергә чыгып китә. Моннан кала постларда тагын 15 хезмәткәребез сакта тора, - диде дивизион начальнигы - нефть чыгару объектларының кыр объектларын саклауны оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Чернов. – Автопаркыбызда 14 автомобиль. Без, нефть объетларыннан кала, кайбер оешмаларга да хезмәт күрсәтәбез.

Чирмешән һәм Әлмәт районнары территориясендә яңа ятмаларны эшкәртү һәм нефть чыгару белән бәйле рәвештә 2010 елның 1 октябрендә Чирмешән сак бүлеге оештырыла. 2003 елдан 2010 елның 1 октябренә кадәр районда нефть чыгару объектларын саклау Нурлат сакчылык бүлеге көче белән башкарылган. 2021 елның 1 ноябреннән предприятиенең эшчәнлегенә тагын үзгәрешләр кертелә: стационар объектлар - Нурлат бүлеге тарафыннан, ә кыр объектлары  идарәнең икенче дивизионы тарафыннан саклана.

Әлеге җаваплы эшне башкаручы хезмәткәрләр предприятие җитәкчелеге белән очрашты: үткән елга йомгак ясадылар һәм киләчәккә эш планнары белән дә таныштырдылар. Бу тармакта эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы  27 мең сумга якын, эшләрен намус белән башкаручыларга өстәмә түләүләр дә каралган, әйтик, объектларда урлауны булдырмый калган хезмәткәргә премия бирелә. Бәйрәмнәрдә дә алар игътибарсыз калмый, хезмәткәрләрнең балаларына да, үзләренә дә лагерьларга һәм санаторийларга ташламалы бәяләрдән юлламалар алу мөмкинлеге бар.

Район мәдәният йортында “Витязь” шәхси сак предриятиесе җәмгыяте оешуның 30 еллыгы уңаеннан оештырылган чарада коллектив  хезмәткәрләрен сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр, бүләкләделәр.

Дивизион начальнигы - нефть чыгару объектларының кыр объектларын саклауны оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Чернов, смена начальнигы Анатолий Кучеев, алтынчы разрядлы сак хезмәткәрләре Юрий  Будяшкин, Михаил Чванов һәм Ришат Мостафиннар “Сак хезмәтенә 30 ел” медале ияләре булдылар.  Район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары да алдылар сак хезмәткәрләре.

Кат-кат сәхнәгә менгән Анатолий Кучеев сак хезмәтендә 20 елга якын эшли.

-2003 елда Елховый бүлегендә гади сак хезмәткәре булып башлаган идем, - ди бүген инде смена начальнигы вазифаларын башкаручы Анатолий Ильяс улы.

Чирмешәннән Наил Мусин да инде зуртәҗрибә туплаган хезмәткәр. Ул бу тармакта эшен 2007 елда сак хезмәткәре булып башлаган булган.

-Эш шартларыбыз елдан-ел яхшыра, хезмәтебезне бәяләүләренә дә рәхмәт, - диде Рәхмәт хаты иясе Наил Миннәгыйм улы.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев