Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән инвалидлар оешмасы бәйрәмгә кунаклар дәште

Чирмешәннең инвалидлар оешмасы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештырылган бәйрәмгә яшь һәм озак еллар бергә гомер иткән парлар балалары, оныклары белән килделәр.

Анастасия Шляхтинага карап күп балалы әни дип һич уйламассың. 29 яшьлек Настя тормыш иптәше Николай белән дүрт бала үстерәләр.

-Балаларыбыз бик кечкенә әле. Быел олысы 3 сыйныфны тәмамлады, төпчегенә нибары 4 яшь, - ди Настя. – Җиңел түгел, бер кызыбыз авыру да, ләкин балаларыбыз күп булганга сөенәбез. Хәзер безнең бурычыбыз - аларны исән-сау үстереп, укытып, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү.

 

Роман Һәм Зоя Бадикяннарның гаилә корып яши башлауларына да 23 ел, уллары һәм кызлары инде буйга җиткән.

-Күп еллар элек Чирмешәнгә кунакка килгән идем. Бу авылны яраттым һәм монда гомер итәргә калдык, - ди гаилә башлыгы. – Без торган җиребезне бик яратабыз-, монда яшәүче халыкны, аларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез, безнең дусларыбыз бик күп, килгән кеше өчен ишекләребез һәрвакыт ачык.  Үзебезнең традицияләребезне дә, телебезне дә саклыйбыз, әйтик, өйдә туган телдә генә аралашабыз.

 

Туймәт авылында гомер итүче Рәсимә һәм Мәүлет Хәйруллиннарның гаилә стажы 50 елдан артып киткән. Бүген алар биш балалары, 15 оныклары, 5 оныкчыклары турында горурланып сөйлиләр.

 – Гаилә тормышында иң мөһиме - бер-береңне хөрмәт итеп яшәү, - дип яшьләргә үз киңәшен бирде Мәүлет абзый.

 

Аларга һәм бәйрәмгә килгән башка гаиләләргә дә инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова һәм аның ярдәмчесе Ирина Митяева истәлек бүләкләре тапшырдылар. Әби-бабайларын, әти-әниләре озатып килгән балалар да әлеге чарадан бик канәгать булып, бүләкләр алып, киттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев