Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бердәм һәм сау яшик!

Бу атнада берьюлы берничә бәйрәмне билгеләп үтәбез, аларны күтәренке кәеф белән көтәбез. Бәйрәм рухы киләчәккә өмет уята, бер-беребезне якынайта.

Халыклар бердәмлеге көне Россия гражданнарының мөһим бәйрәме буларак кабул ителә. Шөкер, илдә төрле милләт халкы тыныч, аңлашып, ярдәм итешеп яши. Коронавирус чире таралу куркынычы вакытында бу аеруча кирәк, көчебез сынауларда беленә. Шик юк, тиешле таләпләрне төгәл үтәсәк, җаваплы булсак, әлеге зәхмәтне дә тиз җиңәрбез.

Татарстан Конституциясе көне дә республика халкын берләштерә, ул аларның хокукларын закон кысаларында гарантияләүче, бурычларын билгеләүче төп документ. Республикабызның социаль-икътисади өлкәләрдә тотрыклы үсеше алдагы көннәргә өмет уята, казанышларыбыз белән горурлык хисе тудыра.

Бердәм һәм сау яшик, бәйрәмнәр белән, хөрмәтле райондашлар!

Фото:Гөлсирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев