Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәркәтә бабаеның бүләк сарыгы оныгына насыйп булды

Бәркәтәдә үткән Авыл көнендә җиде ат узыштырдылар. Ярышта хәтта Марий Элдан пони аты да “зурлар” белән көч сынашты, ул арттан беренче килде.

Нәкъ менә атлар чабышы белән бәйле, бәйрәмне әүвәл кичектерергә дә уйлаган иделәр. Яңгыр яуганлыктан, бу ярышны уздырып булмас дип шикләнделәр. Бәхеткә, бераз куркытып алган болытлы көн соңрак ачылды үзе. Бәйрәм оешып китте. Атлар узышына Аксубайдан, Акбүре авылыннан, Бәркәтәдән, Лашманнан, Марий Элдан чабышкылар алып килгәннәр.

Район авылларында мондый бәйрәмнәр инде үткәнлектән, Бәркәтәдәге мондый соңгы чарага халык та күп җыелды.

- Авыл көнен үткәрергә иганәчеләребез: авыл эшмәкәрләре,  читтә яшәүче авылдашлар,  нефтьчеләр нык ярдәм итте. 70 яшьлек Әнәс абый Хәкимовның кул көрәштерүдәге җиңүчегә дигән сарыгын  Түбән Камада яшәүче оныгы Шамилга насыйп булды, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Миләүшә Мусина.

Бәйрәмдәге тагын бер бүләк сарыкны  Рифат Мостафин җилкәсенә салдылар. Көрәштә батыр калган нефтьче әлеге авылдаш кыйммәтле суыткычка да ия. Читтән килгән көрәшчеләр арасында абсолют батыр -  Түбән Камадан Наил Зәйдуллин телевизор һәм җиләк-җимеш киптергеч белән бүләкләнде.

Авыл көнен матур, затлы киемле артистлар да бизәде. Алар Казаннан, Самарадан, күрше Яңа Чишмәдән килгәннәр.

Бәйрәм киче авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда дәвам итте. Бәркәтәлеләр анда бик күп  танылган  җырчыларны: Сиринә Зәйнетдинованы, Әлфинә Әдһамованы, Азат Абитовны, Гөлсирин Абдуллинаны, Раниз Габбазовны, София Пересны һәм “Вегас” шоу-балет биючеләрен дәшкәннәр.  

Екатерина Назимова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев