Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

1 октябрь - Өлкәннәр көне

Районның иң олы кешесе – Хатимә Хәсәншинага, Түбән Чегодайда яшәүче якташыбызга, Ходай язса, быел 99 яшь тулачак.

Ә ир-атлар арасында иң өлкәне – Югары Чегодайдан Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Җиһаншин, ул 97гә җитә.

98 яшьлек райондашларыбыз өчәү: Яңа Элмәледән Александра Кузнецова һәм Анастасия Кириллова, Кызыл Ярдан Мөнирә Гурьева. Быел 97 яшьләрен тутыручылар да өчәү (Габделхак Җиһаншин, Мария Скворцова, Рәхимә Шәфыйкова), дүрт ветеран – 96, ә уналты якташыбыз  95 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән. Әккәрәйдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Борисовка да 95 яшь тула. Быел 90 яшен тутырган 32 ветеранны да өйләренә барып тәбрикләгәннәр, тагын җиде якташыбыз 90 яшьлек юбилейга әзерләнә.

2023 елда 53 якташыбыз, исән генә яшәсеннәр, 100, 95, 90 яшьлек гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.

Районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында 60 кеше гомер кичерә. “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең 37 социаль хезмәткәре егерме авылда 201 өлкән кешенең өйләренә барып хезмәт күрсәтәләр. Яңа Элмәле, Ивашкино, Шешминка, Мордва Афонькәсе авыл җирлекләрендәге авылларда, Түбән Кәминкәдә, Түбән Кармалкада, Ульяновкада социаль хезмәткәрләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев