Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Ульяновка авылыннан Ефремовлар гаиләсендә дүрт яшьлек Тимур да эшли

Ульяновка авылыннан Ефремовлар теплицасында помидор, кыярлар әле дә ямь-яшел булып үсеп утыра.

Теплицаны  гаилә башлыгы  Андрей Владимирович  9 ел элек үзе ясаган. Нефтьчеләрдә эшләүче оста эретеп ябыштыручы ул.  Дөрес, хәзер теплицада аның хатыны  Ольга Петровна “хуҗа”. Уңдыра белә авыл укытучысы яшелчә, җиләк-җимешне.

-Помидорларны  февраль азагында утыртам, артык ашыкмыйм. Үсентеләрне чирләргә каршы җәенә бер тапкыр “гумат калия” белән  ашлыйм, шул җитә - ди һәвәскәр бакчачы.

Кыярлар түтәленә көздән тирес кертеп калдыралар Ефремовлар. Чәчелгәннәре ел да шулай октябрьгә чаклы яшел тора икән. “Зозуля” сортлы кыярлары үзләренә дә, күчтәнәчкә дә җитә. Яшелчәләргә суны кызганмыйлар, моның өчен үз коелары бар. Суны савытларына җыеп, җылытып насос ярдәмендә сибәләр.

-Гомумән, мин кыяр белән помидорга аерым теплица булса  яхшы дим. Чөнки помидорга үтәли җил кирәк, ә кыяр моны бөтенләй яратмый. Теплицада оптималь температура плюс 27 градус тотабыз, - дип тә кайбер серләр белән уртаклашты якташыбыз.

Ольга Петровна,  каенанасы Раилә Зиннәтулла кызы белән, 30 банка кыяр тозлап куйган, хуҗабикә моның өчен кечкенә сортлы, бармак кадәрле зурлыктагы кыярлар үстерә.

-Помидорны күбрәк яратабыз.  Кышкылыкка аларның “дамские пальчики” дигәнен һәм  уртача зурлыктагы түгәрәкләрен тозлыйбыз. Томатларны свежий килеш тә күп ашыйбыз, - ди Ольга.

Ефремовлар ике малай, бер кыз үстерә. Яшьләр әти-әниләре белән төп йортта гомер итәләр. Әби-бабайлары янында оныклар да яшьтән эшкә өйрәнеп үсә. Районда күп еллар ветеринария табибы булып эшләгән бабалары Владимир Ильич аларны кош-корт карарга өйрәтә.

Андрей Ефремов авыл кулибины: үзе трактор ясаган. Шуның белән бәрәңгене утырталар, төбен өяләр, казып алалар. Оста техникасының җитешмәгән якларын һәр елны камилләштереп тора икән.

-Авылны яратабыз, балаларыбыз булыша, 4 яшьлек төпчек улыбыз Тимур да быел бәрәңге чүпләште, - ди әниләре.

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев