Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Чирмешәндә яшәүче Сәмигулловлар кәбестәгә агу сипмиләр

Аларның кәбестәләренә корткыч бөҗәкләр якын да килми. Вакытында, зур, тәмле булып үсәләр, кайберләрен кәгазьгә төреп яңа елга кадәр саклыйлар.

- Аерым сере юк, - ди Чирмешәндә яшәүче Гөлсирә Сәмигуллова. – Үсентеләрен сатып алам. Җиренә бераз тирес салабыз. Күчән җыйгач,  суга берничә тамчы нашатырь спирты, йод тамызып, яфракларына бөркү файда бирә, башка аерым препарат сипкән юк. Кәбестә суны бик ярата, аңа яктылык та кирәк.

Сәмигулловлар быел кырык төп чамасы кәбестә үсентесе утыртканнар, зур үскәннәрен авыз итеп тә караганнар, бәрәңге, ташкабак (кабачки) кушып тушить иткәннәр, салат та ясаганнар.

Аларның бәрәңге сабаклары ямь-яшел, куе булып үсәләр. Гадәти сортлы үз орлыкларын агуламаганнар, сабакларына нибары бер тапкыр химик препарат һәм сабын суы бөркегәннәр.

Суган түтәлләре дә күзне иркәли. Быел күршеләреннән алган бер сорты аеруча өметле.

 - Исемен дә белмим, татлырак булып өлгерүче бу суганның берсе-берсе бер килограммга җитә икән. Сабаклары егылмады, әле дә яшел килеш, - диде 72 яшьлек ветеран Гөлсирә Рәхимҗан кызы. – Ә кыяр җыеп бетергесез, быел аеруча тәмле, ник бер ачысы булсын. Аңа да иртә-кич җылы су сибәбез. Витамин урынына, суга кычытканнан ачыткы да кушабыз. Кыярларны күп тозлыйбыз. Ә менә помидор азрак, нәрсә ярамагандыр.

Аларның борычлары  кып-кызыл булып өлгергән дә, инде өзеп алырлык.

Бүген күбебездә яшелчәләрнең бер өлеше теплицада үсә, ә Хасият һәм Гөлсирә Сәмигулловлар бакчасында теплица, гомумән, юк, бары да ачык грунтта үсә, уңып үсә. Бөтен хикмәт чәчелгән, утыртылган үсентеләрне карый белүдәдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт!!! Бик файдалы пост! Искиткеч матур бакчагыз!!!!!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      ???