Чирмешәннән Емельяновларның өстәлендә - ел әйләнәсе үзләре үстергән помидорлар
Бакчачы почмагы

Чирмешәннән Емельяновларның өстәлендә - ел әйләнәсе үзләре үстергән помидорлар

Чирмешәннән Александр һәм Елена Емельяновлар ел әйләнәсе үзләре үстергән помидорны ашый. Кыш айларында алар томатларны тәрәзә төбендә үстерә.

- Быел уңыш бераз соңарды, 8 мартка гына өлгерде, башка елларда Яңа ел табынында ук үзебезнең помидорларны авыз итә идек, - диде инде өч ел бу эш белән шөгыльләнүче Елена Георгиевна. – Аерым чүлмәкләрдәге дүрт төп үсентедән һәр көнне диярлек уңыш җыябыз. Сары төстәге баллы помидорларны кызыбыз, аеруча, яратып ашый.

Якташыбыз тәрәзә төбендә үсә торган сортларны сентябрь-октябрь айларында чәчә, үсентеләрен таныш-белешләренә дә тарата.

- Кышын томат үсүче чүлмәкләрне көньякка  караучы тәрәзә төпләренә урнаштырабыз, - ди бакчачы. – Язын, көннәр җылыткач, аларны бакчага күчерәм, шунда алар көзгә кадәр помидорлары белән сөендерә. Бик эре булмаган бу сорт тозлар өчен дә бик яхшы.

 

Александр Емельянов фотосы

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев