Яңа Элмәледә сөтне токымлы ат белән җыялар, Орлов юртагы Сабантуйларда узышларда да чаба
Бу авылда яшәүче Анна Мадикова иртә таңнан атын җигеп, авыл буйлап сөт җыярга чыгып китә. Ул әлеге эштә ике ел чамасы.
-Аня, яшь булуына карамастан, бик тырыш, эшен җиренә җиткереп башкара, - ди Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Борис Портнов.-Аңа карата дәгъва белдерүче юк.
Сөт җыючы утызлап йортны әйләнеп чыга...