Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яңа Элмәледә яшәүче Митюковлар сыерларына силос та әзерлиләр

Митюковлар бу көннәрдә гадәттәгедән иртәрәк торалар, сәбәбе шул - чират көтүе җиткән. Дүрт баш сыерга дүрт көн чыгарга. Әле мәктәптә генә укучы Анатолий да шулай итеп берничә көн чыбыркы шартлаткан. Сыерлар тук кайткан, андый-мондый хәл булмаган. Әйе, көтү көтү - бик җаваплы эш. Аларның дүрт баш сыеры ай саен уртача...

Митюковлар бу көннәрдә гадәттәгедән иртәрәк торалар, сәбәбе шул - чират көтүе җиткән. Дүрт баш сыерга дүрт көн чыгарга.

Әле мәктәптә генә укучы Анатолий да шулай итеп берничә көн чыбыркы шартлаткан. Сыерлар тук кайткан, андый-мондый хәл булмаган. Әйе, көтү көтү - бик җаваплы эш.


Аларның дүрт баш сыеры ай саен уртача 20-25 мең сум акча китерә - көн саен 40 литрлап сөт саталар. Үзләренә дә кала сөт.

-Баштарак 6-7 баш үгез асрадык, - ди йорт хуҗасы Андрей Анатольевич. -Әмма аның чыгымнары күбрәк, симертелүче малга фураж шактый кирәк, ә ул кыйммәт. Сыер белән алай ук түгел. Печәнне үзем чабам, авылда буш бакчалар бар, шунда үләннәр үстерәбез. Дәүләттән ярдәм сорамыйбыз, барын да үз көчебез белән башкарабыз. Сыерларыбыз яхшы, тана килеш, Балтачтан ук алдык. Урыннары иркен, ипле, чиста.

Митюковлар алдагы кышка 6 КамАЗ печән хәстәрләп куйганнар. Әле ике машина силос та салмакчылар, анысы да яхшы, туклыклы азык, сөтне арттыра, витаминга туендыра.

-Сыерларны кем сава? - дим Андрейга.

-Чиратлап, - дип елмая 38 яшьлек Андрей. -Иртән мин, кич - хатыным Ирина. Ул мәктәптә укыта, мин Ульяновкада янгынчылык посты бүлеген җитәклим. Сыер саву аппаратыбыз бар, аны районнан бушлай бирделәр. Без иртә торырга гадәтләнгән, сәгать биштә аякта, кич унберләрдә генә ятабыз.

Мал гына түгел, бакчаларында да эш җитәрлек. Мәһабәт өйләре янәшәсендә, ишегалдында үсеп утыручы аллы-гөлле чәчәкләрне күреп ис китәрлек.

Андрей виноград үстерү өчен җайлы конструкция - боҗралы линия дә ясап куйган.

Әле тагын утызлап оя умарталары бал китерә. Алар нәселендә умартачылык - үзенә бер кәсеп, шөгыль. Андрей - күп еллар Яңа Элмәле мәктәбе директоры булып эшләгән Анатолий Ивановичның улы, ә МСОны җитәкләгән, районда билгеле шәхес - Иван Хуснулловичның оныгы. Митюковлар - бар да - тәҗрибәле умартачылар.

Бу гаиләдә өч бала да хезмәткә тартылып, әти-әниләренә гел булышып үсәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Митюковлар