Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иске Элмәледән Макаровларны бар да белә

Аны Иске Элмәледә бала-чага да белә, таный. Шулай булмыйча, Анатолий абыйлары алар өчен үз акчасына менә дигән итеп уен мәйданчыгы ясап бирде. Биредә кичләрен дистәләгән малай һәм кыз кечкенә карусельдә әйләнә, атынгычларда "оча". -Сабыйларга берни жәл түгел, уйнасыннар, аларның бирегә килеп, көлә-көлә, сәгатьләр буе аралашуларын, шөгыль табуларын күрү миңа рәхәт...

Аны Иске Элмәледә бала-чага да белә, таный. Шулай булмыйча, Анатолий абыйлары алар өчен үз акчасына менә дигән итеп уен мәйданчыгы ясап бирде. Биредә кичләрен дистәләгән малай һәм кыз кечкенә карусельдә әйләнә, атынгычларда "оча".

-Сабыйларга берни жәл түгел, уйнасыннар, аларның бирегә килеп, көлә-көлә, сәгатьләр буе аралашуларын, шөгыль табуларын күрү миңа рәхәт кенә. Әти-әниләре дә канәгать, сабыйларның кайдалыгы билгеле.
Ул үзен эшмәкәр, эшкуар да дип санамый, әмма хуҗалыгындагы мал санын, гектар-гектар җирен исәпләсәң, аны шактый хәлле, булдыклы фермерга тиңләми мөмкин түгел.
Пенсионер мин, 62 яшьтә дә тик тормыйм, тора алмыйм, яшәү рәвешем башка, - дип көлә Анатолий Макаров. - Балаларым белән эшлибез, тапкан малыбыз уртак. Әле менә люцернадан азык әзерлибез, төргәкләргә урыйбыз. Үзебезгә дә була, сатарга да кала. Анатолий Николаевич - алты малай әтисе. Шул малайлар, инде бишесе гаиләле ир-атлар, илнең төрле шәһәрләрендә яшәсәләр дә, авылда эшнең иң кызу чагында минуты-сәгате белән төп йортка, булышырга кайтып җитәләр. Техникалары үзләренеке, теләсә кайсына утырып эшли беләләр.
Күптән түгел Макаровлар инде бишенче улларын "башлы-күзле" иткәннәр, туйга 120 кеше - кода-кодагыйлар, туган-тумача, күршеләр, киленнәр, оныклар җыелган. Кафеда, бакчада да зур табын көйләгәннәр. Павел гаилә тормышын да яхшы көйләр, тырыш, төпле кеше. Авыл җирлеге Советы депутаты да ул. Әтисе әйтүенчә, урамда балалар уен мәйданчыгын да алар бергәләп ясаганнар. Нәкъ Макаровлар үҗәтлеге белән быел авылда алар да торучы Гагарин урамын таш түшәп шомартканнар. Моңа, гомумән, халык бик кинәнгән.
Инде сүзне Анатолий Николаевич һәм Нина Арсентьевналарның абзарлары ягына күчерү урынлыдыр. Макаровлар биш сыер асрый. Аларны аппарат ярдәмендә савалар. Аның беренчесе 40 еллар элек алынган булган. Литвада эшләнгән. Әлеге ипле, чыдам аппарат 35 ел чамасы сыер җиленнәреннән сөт суырган. Кайбер "подшипниклары" тәмам тузып кына ватылган. Инде башка аппарат кулланалар, әле районнан бушлай бирелгәне тартмасында, запаска тора.
-Без "коммунистлар заманында" да өч баш сыер асрадык, - ди Анатолий Николаевич. - Авылда башка беркемдә дә булмаганда да бездә сыер саву аппараты бар иде.
Сыер тоту күп хезмәт сораса да, зыян китерми, өстәлгә күпме ризык куясың, артыгын сатып, керем аласың. Макаровлар аз сөтле сыер асрап азык, вакыт әрәм итми, бүген аларның һәр сыеры көненә 25-27 килограмм сөт бирә. Анатолий соңгы елларда бозауларны да тиз үстерә, чөнки сыерларын яхшы токымлы үгез орлыгыннан ясалма орлыкландыра. Андый бозаулар санаулы айларда зур мал булып җитешә, авыруларга бирешми, ашамчак, аппетитлары яхшы. Макаровлар бу алымны башка авылдашларының да ешрак куллануын тели, Анатолий сыерларны ясалма юл белән орлыкландырырга булыша.
Аларның кечкенә генә абзарларында дистәгә якын бозауга да урын табылган. Ә дуңгызлар санаусыз диярлек. Быел гына да 500 баш (!) дуңгыз баласы сатканнар. 20 баш ана дуңгыз балаларны вакытында, күп китерәләр.
Дуңгыз балаларын Чувашиядән, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән килеп алганнар. Нибары ике-өчесен генә райондашларга сатканнар.
-Бездә халык нык ялкауланды, - ди Анатолий. - Шул дуңгыз баласы бик тиз үсә, бик тиз үрчи дә бит, аны ник асрамаска. Тавыгың да кыткылдамагач, бәрәңге дә үстермәгәч, авылда торуның нинди кызыгы, нинди мәгънәсе бар? Бүген бигрәк тә, беркем берни тыймый ләбаса. Эшлә дә аша.
Мал тотарга теләгән кешегә ул үзе үк ярдәм тәкъдим итә. Пайчыларына, мәсәлән, кыш чыгарлык мал азыгы бирә.
Малны күп асраучы пенсионер Макаров мал сую пунктлары булдыру хакында хәбәрдар. Әлегә районда андый махсус урын юк. Әгәр андый пункт ясалса, халыкка артык зур мәшәкатьләр тудырмасыннар, артык катгый таләпләр куеп, йөдәтмәсеннәр, аларның эшен җайлы оештырсыннар иде, ди ул.
Макаровларның бакчасында бәрәңге сабагы да үзгә шул - зур сабаклы, ямь-яшел. Ә умарта кортлары?! Алар йөзгә якын ояга әллә кайлардан бал ташый, хуҗаларын яхшы уңыш белән сөендерә.
... Иске Элмәледә, Макаровларның ике катлы, сайдинг белән пөхтә итеп тышланган мәһабәт йортларында бик иртә уяналар. Анатолий Николаевич сәгать дүрттә үк аяк өстендә, маллары янында. Бу йортта кояш чыкканын да көтмиләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Элмәледән Макаровлар уен мәйданчыгы