Иске Элмәледән Макаровларны бар да белә
Аны Иске Элмәледә бала-чага да белә, таный. Шулай булмыйча, Анатолий абыйлары алар өчен үз акчасына менә дигән итеп уен мәйданчыгы ясап бирде. Биредә кичләрен дистәләгән малай һәм кыз кечкенә карусельдә әйләнә, атынгычларда "оча".
-Сабыйларга берни жәл түгел, уйнасыннар, аларның бирегә килеп, көлә-көлә, сәгатьләр буе аралашуларын, шөгыль табуларын күрү миңа рәхәт...