1 март 2013 яңалыклары
-
Җиңүдә өлешләре бар
Балалар-яшьүсмерләр спорт мәктәбенең волейбол секциясендә шөгыльләнүче балалар Казанга, волейбол буенча "Зенит" (Казан) белән "Берлин" (Германия) ир-ат волейбол командалары арасында узган уенны карарга бардылар. Бу бәйгедә "Зенит" җиңүче булды. Безгә бу сәфәрне оештырырга ярдәм иткәннәре өчен, "Юбилейный" боз сараена һәм "СМУ-16" оешмасы җитәкчесе Дамир Ибәтовка зур рәхмәтләребезне белдерәбез",- ди мәктәп тренеры...
-
Кубокны еракка җибәрмәделәр
"Авангард" (Иске Кади) һәм "Дельфин" (Балык Бистәсе) командалары арасында хоккей буенча узган очрашуда безнең якташлар кунакларны 10:4 исәбе белән оттылар. Әлеге уен Иске Кади урта мәктәбенең физкультура укытучысы, бүген вафат, Нурислам Зарифуллинның якты истәлегенә багышланган. Иске Кадида узган уенны карарга Утыз Имән, Иске Котыш авылларыннан да байтак тамашачы килгән. Ярышның...
-
Безнең төбәктә – без иң көчлесе
Баскетбол буенча республикакүләм зонада ярышларда безнең районның кызлар һәм малайлар командалары беренче урыннарны яулаганнар. Ютазы районының Уруссу поселогында оештырылган әлеге ярышлар Татарстан Республикасы укучыларының IX спартакиадасы кысаларында узган. Бәйгедә безнең спортчылар Яңа Чишмә, Мөслим, Тукай, ютазы районнары командаларын җиңеп, беренче урынга чыктылар. Район данын яңа Элмәле, Иске Элмәле, Ульяновка урта...
-
Әти-әниләр дә булыша
Иске Кади мәктәбе укучыларына һәр уку көнендә кайнар аш әзерләнә. Мәктәп бакчасында бала-лар үзләре үк үстергән җиләк-җимеш, яшелчә дә табыннарны сыйлырак, ризыкларны туклыклырак итәргә мөмкинлек бирә. Инде шулай көйләнгән, монда белем алучы 101 укучы икенче һәм өченче дәресләрдән соң, ыгы-зыгысыз гына, үз чиратлары белән ашханәдә тукланып чыга. Аларны ашату өчен...
-
Европа чемпионатына Нуретдинов та барачак
Фәнис Бари улы Нуретдинов үзе дә иҗат өлкәсендә каләме нык шомарган оста. Шул ук вакытта ул зур бүләкләр откан спортчы да. Кул көрәштерүче, беләге әле дә таза ветеран-спортчы Ф.Нуретдинов озакламый Литвада узачак Европа чемпионатына бармакчы. Ул анда мөмкинлекләре чикле һәм ветеран спортчылар арасында узачак бәйгеләрдә ил данын яклаячак. "Картаерга вакыт...
-
Композиторны зурлаганнар
Яр Чаллыда яшәүче якташыбыз - композитор, автор-башкаручы Әхтәм Юныс улы Миңлебаевның (Лашманда туган) 70 яшь тулу бәйрәмен зурлап билгеләп үткәннәр. Каланың Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә узган юбилейда Әхтәм ага үзе дә, кунаклар да җырлаган. "Күренекле әдипләр, "Ләйсән" иҗат берләшмәсе әгъзалары, Чирмешән якташлык җәмгыяте вәкилләре котлау сүзләре ирештерделәр, юбилярга бүләкләр...
-
Ярдәм артык түгел
Урманасты Үтәмеш авылыннан тугыз балалы Заһретдиновлар гаиләсенә өйләрен өлгертүдә район да булыша. Алар өйләрен моннан 10 еллар элек төзи башлаганнар. Җитешсезрәк тормышта яшәүче гаилә зур эшне үзләре генә җиңдерә алмый. Шунлыктан муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин ярдәме белән Заһретдиновлар йортына газ кертеп, ике контурлы мич урнаштырганнар. Хәзер яңа өйдә җылы....
-
Безгә килгәч, бездәге закон буенча яшәргә
Республикага, районга да каяндыр, ерактан, башка илләрдән килүчеләр арасында Россия законнарын санга сукмыйча яшәүчеләр еш очрый. Мигрантлар тарафыннан җинаять кылучылар саны елдан-ел күбәя бара. Бүген, Казаныбызда Универсиада буласы елда, мигрантларга, чит-ят кешеләргә карата саграк булырга, законнар кысаларында эш йөртергә кирәк. Яз җитә башласа, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, төзелеш оешмалары, кадрлар җитмәүне...
-
Иртә торсаң – ит пешә
Казанка авылыннан Евгения һәм Николай Хмелевлар гаиләсе алты баш савым сыеры, ун баш яшь бозау асрый. "Хмелева Е.Н." крестьян-фермер хуҗалыгын оештыручылар терлекләр санын тагын арттыру нияте белән яши. - Бүген яхшы сыер 40-45 мең сум чамасы тора. Әгәр дә мөмкинлек чыкса, аларны үзебездә ун башка булса да җиткерәсе иде. Абзарыбызда...
-
Әти-әниләрегез горурлансын
Белемле, физик һәм мораль яктан әзерлекле егетләргә хезмәт итү күпкә җиңелрәк. Сезнең белән әти-әниләрегез, якыннарыгыз, районыгыз горурланырлык булсын! ТР хәрби комиссары Сергей Погодин "Никрутларның хокуклары" темасына районда үткән республика семинарында чыгыш ясап шулай диде. Семинарда сигез районнан (Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Лениногорск, Чирмешән) килгән никрутлар, ата-аналар, ТР...