Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Ильхан" фермасында ак носки да пычранмый

Бу җәмгыятьтә бар да контрольдә, бөтен җирдә чисталык, ризык туклыклы, сыйфатлы, шуңа да сөтнең майлылыгы 4,1-4,2 проценттан төшми, аксымныкы да норма чикләрендә, 3,1-3,2 процент чамасы.

-Сөткә накладнойда, анализлап, менә шул күрсәткечләрне дә язып җибәрәбез, - ди җәмгыятьнең терлекчелек комплексы мөдире Марина Җиһаншина. -Бездә сөт ачу дигән төшенчә бөтенләй юк. Көнендә алып китәләр, савытлар, эш урыннары чиста тотыла.

 

Бүген иртәдән үк барын да җыештыралар, хәтта идәндәге, стенадагы плитәләрне дә яхшы итеп юалар. Ак носки да пычранмый торган чисталык сөт залында.

Сыер савучылар: Румия Фәттахова, Ләйлә Хөснелгатина һәм Миләүшә Шәрифуллина да санитар сәгатьтә кулларына чүпрәк алганнар.

-Өйрәнгән эш, - ди Миләүшә Шәрифуллина. -Иртәнге сәгать дүрттә үк торам. Монда Туймәттән вахта алып килә. Башта үзебезнең сыерны савып калдырам. Ирем авылда көтү көтә. 9да кайтабыз, кичке бишенче яртыда тагын киләбез дә, төнге тугызда гына эшебез бетә. Әле юлда күпме вакыт үтә. Зарланмыйбыз, хакны айныкын-айга бирәләр. 25 меңне бездә тагын кайда алып була?!

 

-Иртән бер торгач, аннары җайлана инде, - ди Румия Фәттахова. -Акчаны яхшы алабыз, сорасаң, мал азыгын да яздырып була. Атнага бер көн ял итәбез.

Гөлназ Илалова комплекска Кара Чишмәдән килеп йөри, җыештыручы ул. Аның да зары юк. Иртәнге алтыдан төшке сәгать бергә кадәр эшли икән.

“Ильхан”да 300 баш тирәсе сыер савыла, көн саен уртача 7,4 тонна сөт озаталар, 350 кило бозауларга кала.

Сыерларга рәхәт, алларына хуш исле силос салганнар.

-Былтыр әзерләнгән силос, сенаж, печән, рапс, соя оны, акбур, тагын әллә нәрсәләр кушылган моноазык ясап ашатабыз, - ди  биредәге бөтен эшне юллап торучы төп белгеч Марина Петровна. -Терлекчеләр җитә. Тудыру бүлегендә кеше юк иде, инде булды. Хәзер анда сыерларны, бозауларны да аерым терлекчеләр карый, алай ансатрак.

Комплекстагы “Карусель” сөт саву залында сыерлар иртәнге биштә савыла башлый, ике сәгатьтә җиленнәр бушатыла. Залга берьюлы 40 сыер кереп баса. Сөт торба буйлап кына йөри.

Югары Кәминкәдәге “Ильхан” комплексында төзелеш эшләре дәвам итә. Тагын бер бина өлгерсә, таналар кайтармакчылар. Яшь бозаулар өчен инде каркаслы профилакторийда да эш башланырга тора.

Быелгы район Сабан туенда бу хуҗалыктан Рәисә Гатина адресына мактау сүзләре еш яңгырады. Сыер савучылар арасында җиңүче дип, аңа, уңган терлекчегә, кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Хезмәттәше Миләүшә Шәрифуллина да үзен анда бүләкләүләренә бик сөенгән.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев